Ульяновск өлкәсенең 18 мәктәбендә һәм 2 балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланган

Мәгариф үсеше – “Бердәм Россия” халык программасының төп пунктларының берсе. Соңгы биш елда Ульяновск өлкәсендә – төбәк үзәгендә дә, ерак авылларда да инфраструктура яңартылып, балаларга белем бирү өчен сыйфат ягыннан яңа шартлар булдырылган.
30 мәктәп – мәгарифнең яңа йөзе
2021 елдан 2026 елга кадәр төбәгебездә 30 мәктәп төзелгән һәм капиталь ремонтланган. 9500дән артык бала бүген яңартылган, заманча һәм уңайлы классларда укый. 2026 елда берүк вакытта 41 белем бирү оешмасында ремонт эшләре алып барылган, шуларның 36сы өлкә үзәгеннән читтә урнашкан. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә яңарту эшләре тулысынча тәмамланган инде.
“Биш ел эчендә төбәгебездә социаль инфраструктура үсеше өчен күп эшләр эшләнде. Һәм, әлбәттә, мәгариф сферасы – ул өстенлекле юнәлеш. Чөнки аңа иң мөһим нәрсә – балаларыбызның, димәк, илебезнең киләчәге бәйле”,- ди Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Владимир Камеко.
Капиталь ремонт – ул стеналарны яңарту гына түгел
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау – ул фасадны яңарту һәм коммуникацияләрне алмаштыру гына түгел. Бу – уку-укыту кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин итүне, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыруны үз эченә алган комплекслы якын килү. “Бердәм Россия” инициативасы буенча капиталь ремонтлау программасының масштабы мәктәпләр белән беррәттән, балалар бакчалары белән урта профессиональ белем бирү учреждениеләрен дә үз эченә ала.
“Без стеналарны, тәрәзәләрне һәм мебельны яңарту белән генә чикләнмичә, мәктәпләрне заманча стандартлар буенча җиһазландырабыз. Уку-укыту кабинетларын, спорт залларын җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итәбез. Балаларның уңайлы шартларда белем алулары бик тә мөһим”,- дип ассызыклады төбәгебез башлыгы Алексей Русских.
Депутатлар контроле – сыйфатка гарантия
Депутатлар корпусы һәм “Яңа мәктәп” проекты активистлары объектларны кабул итү комиссияләрендә катнаша, ремонтның срокларын һәм сыйфатын контрольдә тота, ата-аналар һәм педагоглар белән очраша, җитешсезлекләрне ачыклап, аларны төзәтүгә ирешә.
Мәсәлән, Владимир Камеко Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә ахырына якынлашып килгән капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәләрен тикшерде. Бинаны яңарту максатында казнадан 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Объект 99 процентка әзер – подрядчы оешма отделка эшләрен тәмамлап килә. Экономияләнгән акчага уку-укыту кабинетлары өчен өстәмә җиһазлар сатып алынган.
“Мәктәпләрне капиталь ремонтлау – ул стеналарны һәм коммуникацияләрне яңарту гына түгел. Бу – балаларга белем бирү өчен заманча шартлар тудыру. Шунысы аеруча сөендерә: подрядчы оешма эшне бик тә нәтиҗәле башкарган, ә экономияләнгән акчаны мәктәпне өстәмә рәвештә җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлткәннәр. Менә шундый якын килү нормага әверелергә тиеш. 1 сентябрьгә мәктәп укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер булачак”,- дип ассызыклады Владимир Камеко.
Мәктәп директоры Мөнирә Джумаева болай ди: “Безнең мәктәп – шәһәрдә иң өлкән мәктәпләрнең берсе. Һәм биредә озак еллар инде капиталь ремонт үткәрелмәгән. Хәзер балалар заманча, якты һәм уңайлы классларда белем алачак. Безнең учреждениегә игътибар биргән өчен бик тә рәхмәтлебез”.
“Үсеш нокталары” һәм аграр класслар: авыл балалары өчен тигез мөмкинлекләр
Авыл мәктәпләренә аерым игътибар бирелә. Аларда 174 “Үсеш ноктасы” үзәге – физика, химия, биология һәм информатика буенча цифралы лабораторияләр ачылган. Әлеге лабораторияләр ерак торак пунктлардагы балаларга заманча дәрәҗәдә тирәнтен белем алу мөмкинлеге бирә.
Аграр класслар челтәре үсә. Иске Майнаның 375 урынга исәпләнгән яңа мәктәбе – шуның ачык үрнәге. 2026 елның 1 сентябрендә биредә биология, химия, экология һәм агробизнес нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге бирүче махсуслаштырылган агрокласслар ачыла. Ә Кузоватовоның 1 нче мәктәбе “Вита” сөт заводы һәм җирле техникум белән хезмәттәшлек итеп, “Производствода биотехнология” юнәлеше буенча агрокласс ача. Башка муниципаль берәмлекләрдә дә җирле агропромышленность комплексының ихтыяҗларын исәпкә алып шундый ук эш башкарыла. Бу – авыл хуҗалыгы – төбәк экономикасының төп секторларының берсе өчен кадрлар әзерләүгә туры юл.
Педагогларга ярдәм итү һәм СПОны яңарту
“Земство укытучысы” программасы кысаларында төбәкнең авыл мәктәпләренә йөзләгән педагог җәлеп ителгән. Кадрларны шәһәргә җибәрмичә, авылда бөтенләйгә калдыру чарасын күрәләр: эш урыныннан торак бирелә, бер тапкыр түләүләр һәм яшь белгечләргә булышлык күрсәтү каралган.
Урта һөнәри белем бирү системасында да җитди үзгәрешләр күзәтелә. “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында төбәктә 6 белем бирү- производство кластеры булдырылган. Һөнәри белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрелә: Ульяновскиның авиация колледжында яңарту эшләре тәмамланган, 2026 елның ахырына кадәр тагын дүрт техникум белән көллиятне модернизацияләү күздә тотыла.
Балалар бакчалары – капиталь ремонтлау программасында
“Бердәм Россия” инициативасы буенча капиталь ремонтлау программасы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә дә кагыла. Биш ел эчендә балалар бакчаларында 500 өстәмә урын булдырылган. 2025 елда 2 балалар бакчасы ремонтланган, 2026 елда 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә яңарту эшләре бара. Ульяновскиның 123 нче “Радужка” балалар бакчасы, Димитровградның 47 нче “Веселинка” балалар бакчасы, Иске Кулаткының “Гөлчәчәк” балалар бакчасы һәм башкалар әнә шул исемлеккә керә. Шуларның икесендә ремонт төгәлләнгән инде.
Белем бирү инфраструктурасын яңарту эшләре дәвам итә. Яңартылган халык программасына өлкәдә яшәүчеләрдән яңа наказлар килә. Һәрбер теләгән кеше үзенең тәкъдимен җиткерә ала. Төп бурыч – балалар Ульяновск өлкәсенең һәр почмагында заманча, куркынычсыз, имин һәм уңайлы шартларда белем алырга тиеш.