Радищеводан Гөлфия Богданова - тәҗрибәле тәрбияче

Николаевка районы Әхмәтле авылында туып үскән Гөлфия Равил кызы Богданова менә егерме елдан артык инде Радищево балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Балалар бакчасында яки мәктәптә эшләүче педагог бары тик сабырлык, тырышлык, шәфкатьлелек hәм мәрхәмәтлелек күрсәтсә генә хезмәтендә ниндидер уңышка, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Тәрбияче, беренче чиратта, бала өчен остаз, терәк hәм таяныч бит. Ул өмет тулы күзләре белән карап торучы нарасыйны балалар бакчасы бусагасында елмаеп каршылап, серле вә катлаулы кешелек дөньясы буйлап сәяхәткә алып кереп китә. Анда хаталар өстендә эшләргә өйрәтеп, мәктәпкә әзерли. Ә мәктәптә , ягъни классташлар hәм укытучылар җәмгыятендә тормышның яңа этабы башлана.
Тәрбияче хезмәте hәр заманда да бик кирәкле ул. Чөнки балалар туа, үсә hәм аларның сабыйлары балалар бакчасына килә. Һәм бу гел шулай кабатланып тора.
Радищево район үзәге 1 нче санлы балалар бакчасы остазларының берсе – Гөлфия Равил кызы Богданова өлкәбезнең Николаевка районы Әхмәтле авылында туа. 1983 елда Пенза өлкәсенең Кузнецк шәhәре педагогия училищесын тәмамлап, «Алга» колхозында комсорг булып эшли башлый, аннары үзенең туган авылы Әхмәтле балалар бакчасына тәрбияче итеп алалар. Актив, көч-дәрте, энергиясе ташып торган, башкаларны да үзе артыннан ияртергә сәләтле кыз коллективта hәм авылдашлары арасында зур хөрмәт hәм ихтирам казана.
1988 елда гаиләсе белән Радищево бистәсенә күченеп килгәч, яраткан hөнәренә тугрылык саклап, балалар бакчасына юл тота. Мин башка урында эшләүне хәтта күз алдына да китерә алмыйм, ди Гөлфия Равил кызы.
Әлбәттә инде, беренче мәлдә җиңел булмый. Әмма вакыт үтү белән тәрбияченең, чын мәгънәсендә, чүлмәкче булуын төгәл аңлый ул. Чүлмәкче балчык белән оста эш итеп гаҗәеп матур савыт-сабалар ясаса, тәрбияче бөтен тырышлыгын hәм көчен, белемен куеп гөнаhсыз сабый күңеленә игелек, мәхәббәт орлыклары сала, аңарда иҗади сәләткә омтылыш уята. Тормыш барышында болар барысы да аларның үзләренә hәм дәвамнарына да кирәк булачак. Гөлфия Равил кызы, хезмәт юлында нинди генә киртәләр очраса да, шушы принципларга тугрылык саклап яши. Бүген дә ул игелекле, кешелекле, ярдәмчел hәм искиткеч сабыр. Ә балаларга карата таләпчән булуы белән аерылып тора. Иң мөhиме - бала өчен ышанычлы дус булып калу hәм аның белән уртак тел табу, сабыйлар тормыш, катлаулы дөнья турында беренче белемне бездән алалар бит, ди ул.
Гомерен изге hәм мактаулы хезмәткә - яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган Гөлфия Равил кызының гаилә тормышы да сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык. Яраткан тормыш иптәше Наил Мөксин улы белән ике кыз бала - Рима hәм Гүзәлне тәрбияләп үстерәләр.
Гөлфия Равил кызы тырыш, намуслы hәм фидакарь хезмәте өчен күп тапкырлар Почет грамоталары hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әмма тәрбияче булып эшләүне, балалар күңеленә игелек, гыйлем орлыклары салуны язмышының иң зур бүләге итеп саный.
- Бөтен авырлыклар онытыла да, җиң сызганып эшлисе, иҗат итәсе килә башлый. Балалар – үтә дә сизгер материал, алар - безнең киләчәгебез hәм беркүпме дәрәҗәдә бүгенгебез, шуңа күрә иртәгә күрергә теләгән нәрсәгә бүген нигез салабыз,- ди Гөлфия Равил кызы.
Татьяна Майер,
Радищево районы.