Иске Кулаткыда Балалар Сабан туе

Иске Кулаткы район үзәгенең танылган педагог, Татарстанның атказанган укытучысы Лилия Богданова җитәкчелек иткән "Гөлчәчәк" балалар бакчасында хәзер инде традициягә кереп баручы Балалар Сабан туе гөрләп узды.

Яхшы даны еракларга таралган "Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнеп үсүче малайлар һәм кызлар татарча җырлап һәм биеп, халык уеннарында, төрле кызыклы конкурслар һәм бәйгеләрдә актив катнашып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр һәм, әлбәттә инде, призлар алдылар. Хәзер инде алар әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән 15 июньдә үтәчәк район Сабан туена барырга әзерләнәләр.

Фоторәсемнәр - stkulatka.ulregion.ru сайтыннан