"Ак калфак"лылар - балалар йортында
Татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район бүлекчәсе Яңа шәһәрдә урнашкан "Соловьиная роща" балалар йорты белән тыгыз элемтәдә тора, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Милли һәм дини бәйрәмнәр җитсә, автономия җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов һәм мәхәллә активистлары күчтәнәчләрен күтәреп шушы балалар йортына, гөнаһсыз сабыйлар янына ашыгалар. Алар нарасыйларны табын артына җыеп сыйлау белән генә чикләнмичә, төрле конкурслар һәм викториналар да оештыралар.
Ә шушы көннәрдә генә автономия канаты астында уңышлы гына эшләп килүче "Ак калфак" әгъзалары әлеге балалар йортында кунакта булып кайттылар. Гөлшат ханым Шарафутдинова җитәкчелегендәге гүзәл затлар кызларга токмач кисү буенча мастер-класс күрсәткәннәр, ә Аделина Хөснетдинова барлык балаларны да татарча биергә өйрәткән.
"Соловьиная роща"га бу юлы без чуваш, мордва һәм рус автономияләре вәкилләре белән бергә "Венок дружбы" иҗат фестивале уңаеннан бардык. Сәләтле балалар бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Аларның татарча да матур итеп җырлый һәм бии белүләренә чиксез сокландык. Хәзер сабыйлар 6 июль көнне "Прибрежный" паркында узачак район Сабан туенда чыгыш ясарга ныклап әзерләнәләр",- ди "Ак калфак" оешмасы рәисе Гөлшат ханым Шарафутдинова.


