Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ураза бәйрәме (Гийдель-Фитры) уңаеннан тәбрикләү сүзе.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Ихлас күңелдән сезне көтеп алган һәм мөбарәк булган Рамазан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм.
Аллаһы Тәгалә изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, ураза тотарга кирәкле көннәр санын тутырыгыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олылагыз” (әл-Бәкара, 185).
Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) сәхабәләренең берсе: “Аллаһыны олуглау белән бәйрәмнәрегезне бизәгез”,- дип әйткән.
Рамазан аенда барлык эш-гамәлләребезне һәм гыйбадәтләребезне Аллаһы Раббыбызның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән генә кылдык.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын иде.
Аллаһы Раббыбыз безгә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтеп, барлык гөнаһларыбызны да кичерсен, гафу итсен, ярлыкасын һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен.
Раббыбыз безне тәмуг утыннан сакласын һәм Үзенең җәннәт бакчаларына кертсен иде.
Аллаһы Раббыбыз безгә калган гомерләребездә Коръәни-Кәрим һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) сөннәте кушканча үз-үзебезне тәрбияләп яшәргә насыйп әйләсен.
Аллаһы Тәгалә алдагы елларда да шушы бәйрәм көннәрен шатлык-сөенечтә, сау-сәламәт булып, иминлектә һәм тынычлыкта каршы алырга насыйп итсен. Әмин.
Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи САФИУЛЛИН.
Милади буенча 2026 елның 20 марты,
Һиҗри буенча 1447 елның 1 шәүвәле.