Ураза бәйрәме (һиҗри буенча 1446 елның Гийдель-Фитры) уңаеннан барча мөселманнарга һәм ватандашларга тәбрикләү сүзе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әлхәмдүлилләһи, Аллаһы Раббыбызга барча мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Рәсүлебез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә, һәм игелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кылу юлында Кыямәт көненә кадәр аңа ияреп баручыларга салаватларыбыз һәм сәламнәребез булсын.

Ульяновск өлкәсе мөфтияте, региональ диния нәзарәтенең 120дән артык мәхәлләсе вәкилләре исеменнән сезне һәм өлкәбездә яшәүче барча мөселманнарны, сезнең гаиләләрегезне, якыннарыгыз һәм туганнарыгызны Гийдель-Фитр - Рамазан гаете бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бәйрәмебезнең шушы мөбарәк мизгелләрендә сезне һәммәгезне дә, Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, дип сәламлим.

Барчабызга да Аллаһы Раббыбызның бетмәс рәхмәте, бәрәкәте, һәр ике дөнья сәламе булып, кадерле йортларына - мәчетләргә килүебезне мөбарәк кылса иде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Чын ихластан сезне мөбарәк вә күркәм Ураза бәйрәме белән котлыйм! Безнең өчен бик тә шатлыклы һәм бәхетле көн бу. Әлһәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы Раббыбызның кушканнарын үтәп, нәфесебез һәм дәртебезне тыеп тору юлыннан уза алуыбызга чиксез сөенәбез.

Аллаһы Тәгалә изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ураза тотарга кирәкле көннәр санын тутырыгыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олылагыз” (әл-Бәкара, 185).

Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) сәхабәләренең берсе: “Аллаһыны олылау белән бәйрәмнәрегезне бизәгез”,- дип әйткән.

Рамазан аенда барлык эш-гамәлләребезне һәм гыйбадәтләребезне дә Аллаһы Раббыбызның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән генә кылдык.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне дә кабуллардан кылсын иде.

Аллаһы Раббыбыз безгә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтеп, барлык гөнаһларыбызны да кичерсен, гафу итсен, ярлыкасын һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен.

Аллаһы Раббыбыз безгә калган гомерләребездә дә Коръәни-Кәрим һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһис вәссалләмнең) сөннәте кушканча үз-үзебезне тәрбияләп яшәргә насыйп әйләсен.

Аллаһы Тәгалә алдагы елларда да шушы бәйрәм көннәрен шатлык-сөенечтә, сау-сәламәт булып, иминлектә һәм тынычлыкта каршы алырга насыйп итсен.

Раббыбыз безне тәмуг утыннан сакласын һәм Үзенең җәннәт бакчаларына кертсен иде. Әмин.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы дини оешма – Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи САФИУЛЛИН.