Мәчетләрдә дин дәресләре башлана

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагындагы мәчет-мәдрәсәләрдә яңа уку елы башлана. Шул уңайдан, шәһәр мәчетләрендә "Ислам нигезләрен өйрәнү" буенча курслар эшли башлый.
Курсларга өлкәннәр, яшьләр һәм мәктәп балалары чакырыла.
Курслар кысаларында Коръән укырга өйрәнү, тәҗвид кагыйдәләре белән танышу каралган, гакыйдә, фикһ һ.б. фәннәр укытыла.