8 сентябрь – Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Кадерле ветераннар һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләр!

Нәкъ 85 ел элек, 1941 елның 8 сентябрендә, Ленинград блокадасы – безнең тарихыбыздагы иң фаҗигале һәм героик сәхифәләрнең берсе башлана. 900 көн тирәсе йөз меңләгән ленинградлы, нигездә, балалар, хатын-кызлар, карт-карчыклар, даими артиллерия атышлары һәм авиация һөҗүмнәре астында, ачлыкка, салкынга, авыруларга түзеп, сынмыйча-сыгылмыйча яшәү өчен көрәшәләр. Кеше яши алмаслык шартларга карамастан, эшләүләрен дәвам итәләр, мәдәни кыйммәтләрне коткаралар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Төп сыйфатлары – мәхәббәт, ныклык һәм үзара ярдәмләшү сыйфатлары юкка чыкмый. Блокадалы шәһәрдә яшәүчеләрнең геройлык рухы, батырлыгы һәм җиңүгә омтылышы бүген дә безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Ульяновск өлкәсендә блокадалы Ленинградта яшәгән 28 кеше гомер кичерә. Сезнең батырлык турындагы истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Сезгә озын гомер, ныклы исәнлек, ә безгә барыбызга да тынычлык һәм игелек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.