Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!

Ульяновск өлкәсендә ун меңнән артык укучы капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәпләрдә парта артына утырды.

1 сентябрьдә Губернатор Алексей Русских өлкә үзәгенең 49 нчы мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты. Әлеге уку йорты Россия Президенты инициативасы белән гамәлгә куелган “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты ярдәмендә ремонтланган.

“Яңа уку елы башланыр алдыннан бу мәктәптә капремонт тәмамланды. Биредә инженерлык челтәрләре, класс кабинетлары яңартылды, шулай ук мебель һәм җиһазлар, шул исәптән интерактив панельләр белән ноутбуклар сатып алынды. Ремонтның барышын ата-аналар контрольдә тотты. Безнең алда балалар өчен яңа белем бирү мохите булдыру бурычы тора. Менә шундый шартларда малайлар һәм кызлар яңаны танып беләчәк, иҗат итәчәк һәм алга атлаячак”,- диде Губернатор.

Өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 сентябрьдә Ульяновск өлкәсендә 128 меңнән артык мәктәп укучысы парта артына утырган, шуларның 12 меңнән артыгы 1 класска кергән.