Нугай иле мәктәбе үрнәк булырлык

Карсун районы Нугай иле мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Мәктәптә яңа уку елында 46 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 4 бала килгән. Балалар бакчасында 18 сабый тәрбияләнә. Димәк, мәктәпнең киләчәге бар әле.
Белем көне уңаеннан төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны тәбрикләп, уңышлар теләделәр.
Тәҗрибәле педагог Илдар Камил улы Меннибаев җитәкчелек иткән әлеге мәктәп балаларга төпле белем һәм милли тәрбия бирү буенча күпләргә үрнәк булырлык. Татар теле һәм әдәбияты аерым фән буларак өйрәнелә. Балалар ана теле буенча төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.