“Төпле белем бирү педагогка хөрмәт күрсәтүдән башлана”

Ульяновскида остазларның “Педагогик хезмәткәрләр һәм идарә итүче кадрларның өзлексез һөнәри үсеше системасында остазлык: үсеш векторлары” дип аталган 8 нче төбәк съезды узды.
Яңа уку елы башланыр алдыннан Владимир Путин укытучылар белән очрашты. Президент билгеләп үтүенчә, заманча технологик чаралар беркайчан да укытучылар белән остазларны алмаштыра алмаячак.
“Хәзер менә интернет, ясалма интеллект һәм башкалар. Әмма кешене, аеруча да яшь кешене, сабыйны мөстәкыйль рәвештә уйларга өйрәтү – бу укытучының аерым миссиясе”,- диде Президент.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда Президент укытучы профессиясенең аерым статусын һәм иҗтимагый әһәмиятен билгеләүче указга кул куйды. Мисал өчен, 25 еллык стажы булган укытучыларга “Хезмәт ветераны” исеме биреләчәк, яшь укытучылар өчен остазлык принцибы билгеләнә, профессиональ мәcьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм гарантияләнә һәм башкалар.
Ульяновск өлкәсендә 25 августта остазларның 8 нче төбәк съездында әнә шул указ турында фикер алыштылар. Нәтиҗә: әлеге документ һөнәрнең мөһимлеген ассызыклау белән генә чикләнмичә, аны сыйфатлы итеп яңарту өчен ныклы хокукый нигез булдыра. Бу – стратегик ориентир, ул яшь белгечләргә ярдәм итү һәм педагогларның профессиональ үсеш системасын үзгәртеп коруны таләп итә. Безнең төбәктә остазлыкны үстерү системасы тернәкләнеп килә инде.
“Ульяновск өлкәсе белем бирү оешмаларында һәрбер яшь белгечнең остазы бар. Шушы остазлар тырышлыгы аркасында яшь белгечләр эшкә урнашып өч ел узганнан соң белем бирү оешмаларында кала, остаз белән бергә эшләү нәтиҗәләре буенча үзләренең квалификациясен күтәрә, профессиональ осталык конкурсларында актив катнаша. Безнең төбәктә быел 48 педагог “педагог-остаз”, “педагог-методист”, “педагог-тикшеренүче” күкрәк билгеләре алды. Алар – Ульяновск өлкәсенең педагогик хезмәткәрләр турында законын тормышка ашыру кысаларында конкурс сайлап алуында җиңүчеләр”,- дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.
Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Владимир Камеко укытучының аерым статусын шәрехләде: “Нәкъ менә педагог бала һәм җәмгыять тормышында аерым роль уйный. Иң заманча биналар һәм проектлар да укытучыдан башка кирәкле нәтиҗәне бирә алмаячак. Укытучының ролен һәм статусын күтәрү – бу зур, катлаулы эш. Әлеге эш барышында ярдәм күрсәтү чаралары, льготалар, хезмәт хакы һәм пенсияләр түләү, педагог профессиясен дәүләт хезмәтенә тиңләштерү мәсьәләләре каралырга тиеш. Төпле белем бирү педагогка карата хөрмәт, ихтирам күрсәтүдән башлана. Бу – хакыйкать, чынбарлык, аңа игътибар итмәү безнең өчен бик тә кыйммәткә төшә”.
Мәгариф сферасы власть органнарының игътибар үзәгендә. Соңгы елларда Ульяновск өлкәсендә “Бердәм Россия”нең Халык программасы буенча 30дан артык мәктәп төзелде һәм капиталь ремонтланды инде. Якын киләчәктә тагын дистәләгән белем бирү учреждениесе замана таләпләренә туры китереләчәк. Ял итү, өстәмә белем алу өчен шартлар тудырыла, “Үсеш нокталары”, спорт мәйданчыклары, сәнгать мәктәпләре ачыла.
Елизавета ЕГОРОВА.