Социаль контракт ярдәмгә килә

Сез эш эзлисезме? Сезнең бизнес-идеягез бармы? Бәлки, авыл җирендә шәхси ярдәмче хуҗалыгыгызны киңәйтеп җибәрергә телисездер? Дәүләт ярдәме – социаль контракт сезгә ярдәмгә киләчәк.
Социаль контракт төзегән гражданнар аның бик тә файдалы һәм отышлы булуын билгели.
Павловка районы Муратовка авылында яшәүче Азат Абубекяров болай ди: “Июль аенда мин Россия армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Бераз ял итеп алганнан соң, эшкә урнашу мәсьәләсе борчый башлады. Район үзәгенә барып, эш эзләүгә социаль контракт төзедем һәм беренче акчалата түләүне алдым. Үз-үземә, үз көчемә ышаныч барлыкка килде. Янгын сүндерү частена пожарный итеп алдылар. Коллектив мине җылы, бик теләп кабул итте.
Социаль контракт – ул эш эзләгәндә һәм хезмәт юлын башлап җибәргәндә чын мәгънәсендә зур ярдәм. Ул матди ярдәм генә түгел, дөрес юлда булуыңны аңлау мөмкинлеге дә бирә”.