Калдада чишмәне яңартканнар

Барыш районы Калда авылында “Экологик иминлек” илкүләм проекты буенча чишмә төзекләндерелгән.

Калда авылы чишмәсен быел “Тирә-як мохитне саклау һәм табигать ресурсларын яңадан торгызу” дәүләт программасы буенча тәртипкә китерелүче су чыганаклары исемлегенә керткәннәр.

“Белгечләр төзекләндерү барышында каптажны ремонтлады, баскычы белән түбәсен төзәтте, шулай ук чишмәнең тирә-ягы да тәртипкә китерелде. Чишмәне яңарту эшләрендә авыл халкы да актив катнашты, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә”,- ди авылның администраторы Вәгыйзь Суслин.

2022 елдан соң Губернатор Алексей Русских күрсәтмәсе буенча төбәгебездә барлыгы 85 чишмә төзекләндерелгән.