Дамирны шатландырдылар

Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары – өлкәнең табигать ресурслары һәм экология министры Виталий Зайцев Белем көне алдыннан Дамир Букловка мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Дамир үзенең гаиләсе белән Инза шәһәрендә яши. Әтисе СВО – махсус хәрби операция зонасында фашист калдыкларына – неонацистларга каршы батырларча сугыша.
“Дамирга белем алуда уңышлар һәм бары тик яхшы тәэсирләр телим, ә гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш насыйп булсын”,- ди өлкә министры.