Тернәкләндерү үзәгендә – корбан ашы

Димитровград шәһәренең шәфкатьле, миһербанлы дин әһелләре, Корбан ае күптән үтеп китсә дә, корбан ите белән хәйрия мәҗлесләре оештыруны дәвам итәләр: сугыш чоры балаларын, СВО зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әти-әниләрен, гаиләләрен сыйладылар, шулай ук инвалидларны да онытмадылар.

Димитровград шәһәренең “Преодоление” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә зур бәйрәм узды. Җәйнең гаҗәеп матур көне. Кояш үзенең нурларын мулдан сибә. Ихата тирәсендә үскән аллы-гөлле чәчәкләр акрын гына искән җилдә таҗларын тибрәндереп, кунакларны сәламлиләр сыман. Үзәкнең ишегалдында бәйрәмчә киенгән балалар һәм олылар бер-берсен бәйрәм белән котлап, иркенләп сөйләшәләр, көлешеп тә куялар. Гарипләр арбасына утырып килүчеләр арасында әби-бабайлар, яшүсмерләр һәм буй җиткән егет-кызлар да бар. Алар шат күңелле, бер-берсен сагынып, кочаклашып гөр киләләр. Үзләреннән бервакытта да зарлану сүзе ишетмәссең. Дөньяның барлык матурлыгын күреп, хәтта иркәләп үскән җилнең сафлыгына да шатланалар.

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов бу үзәк белән һәрвакыт элемтәдә тора, ел саен хәйрия мәҗлесе – корбан ашы уздыра.

Дини, милли җанлы Ильяс хәзрәт Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Коръән сүрәләре укып, дога кылдырды. Аннары шәһәребезнең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева үзәкнең директоры Наталья Леонидовнаның көчле рухлы, белемле, тәҗрибәле җитәкче булуы турында сокланып сөйләде. Ә шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, тернәкләндерү үзәгендә төрле милләт кешеләре үзара дус, тату көн күрә, шуңа күрә алар барысы да бердәм булып мәҗлескә җыелды, дип бәян итте.

Бәйрәмдә катнашучы йөздән артык кешене сыйлау өчен азык-төлек китерү мәшәкатьләрен Ильяс хәзрәт үз өстенә алган. Аның ярдәмчеләре – Римма Афандеева, Сәвия Аблязова, Галия Гиниятуллова, Гөлнур Насыйрова, Венера Мингачева, Наилә Миронова, Лилия Сафиуллова белән Гөлфия Мингачева. Шушы уңган ханымнарның тырышлыгы белән инвалидлар телеңне йотарлык тәмле пылау, төрледән-төрле пироглар, җиләк-җимешләр белән сыйландылар. Матур һәм мул итеп корылган бәйрәм табыны хәләл ризыклардан сыгылып торды.

Үзәкнең инструкторлары Лилия Ибятова белән Энҗе Антонова мохтаҗларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Алар Наталья Леонидовнаның тәкъдиме белән “Преодоление” үзәгенә йөри алмаган, урын өстендә яткан инвалидларның өйләренә барып, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.

Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе инвалидларның сораулары туса, консультация бирү өчен Сбербанк, Пенсия фонды белгечләрен, юристларны чакыра. Күптән түгел медицина хезмәткәрләре ярдәмендә берничә дистә кеше диспансеризация узган.

Инвалидлар үзләре дә тик тормый – СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм – азык-төлек, көнкүреш әйберләре җыеп озаталар.

“Преодоление” җитәкчесе Наталья Леонидовна үзәктә корбан ашы оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.