Салават әкиятләре

Ямьле җәй айларында татар халкын ике зур бәйрәм көтә: беренчесе – Сабантуй, икенчесе – Салават Фәтхетдинов концертлары. Салават быел да Казанның К.Тинчурин театрында август ае дәвамында тамашачыга өр-яңа концерт программасын тәкъдим итте.

Нәкъ август аенда Казанга барырга туры килсә, Салават концертын карамыйча кайту дөрес булмас, әбиләр әйтмешли, язык булыр иде. Быел без – “Өмет”леләр дә концертка бару бәхетенә ирештек. Салаватның моңлы җырларын, гыйбрәтле, тормышчан мәзәкләрен рәхәтләнеп тыңладык.

Җырчының 38 нче сезон концерты “Салават әкиятләре” дип атала. Тамашаның исеме бик уңышлы сайланган. Хәзерге вакытта китап укуны пропагандалау – үзе зур батырлык. Сәхнә түрендә Салаватның бай китапханәсе урын алган. Аның сөйләгән сүзләре – әкиятләре, җырлары экран аша китап битенә язылып бара. Җырчыга чәчәк бирүчегә бүләк – шулай ук китап.

Өч сәгатькә сузылган концерт “Салават абый” җыры белән башланып китте. Әлеге җырда җырланганча, Салаватның олыгая башлавы сизелә. Хәрәкәтләре салмакланган, мәзәкләре дә чамалы гына, яшь чактагы сыман кет-кет көлми дә. Салават үзе дә олыгая баруы турында еш искә төшереп торды. Әмма сер бирмәде: хәлләрем әйбәт, өйдә тәртип, малай үсте, оныклар туа, хатын картая, мин генә һаман яшь, дип шаяртты.

Салаватның аһәңле тавыш белән башкарган моңлы җырлары бер-бер артлы яңгырап торды. Күбрәге соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрне башкарды. Аннары лирик җырларга күчте. “Ялгыз хатын”ны тамашачы аеруча көтеп алды. Соңыннан инде, билгеле, хитка әверелгән “Салкын чәй”, “Уфтанма”, “Мин яратам сине, Татарстан” яңгырады. Шулай ук ике яңа җырын – “Мин бәхетсез димә” белән “Көзгеләр”не тәкъдим итте. “Көзгеләр” киләчәктә хитка әйләнер дигән өмет бар. Халыкның көчле алкышлары моңа дәлил.

Концертны күптән инде тамашачы мәхәббәтен яулаган Ядкәр Хәбибуллин белән, үзе әйтмешли, бер метр буе булган Филгат Зыятдинов алып бардылар.

Концертта танылган җырчылар Фирзәр Мортазин, Разил Исмәгыйлев, Чулпан Вилданова, Салават Фәтхетдиновның шәкертләре – Рафил һәм Эльмира Җәләлиевлар катнашты.

Рузия ХӘЛИМОВА.

 

Тамашачы Салават концертына аның көчле тавышын, моңлы җырларын тыңларга һәм, әлбәттә инде, кызыклы мәзәкләрен ишетергә бара. Салаватның яңа мәзәкләрен газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.

«Минем ике «прописка» бар. Берсе – Казанда, берсе – РКБда».

«Элек көзгеләр әйбәтрәк иде, хәзер әллә нәрсә, ямьсез күрсәтә шунда».

«Бер төннең озынлыгын белү өчен, минем белән утырып «салырга» кирәк».

«Безнең вакытта һәр кызның чәче озын, кайберләренең хәтта җиргә кадәр иде, шампуне булмаса да, чәч булган. Хәзер шампуньнәр бар, кызларның чәче юк».

«Безнең буын артистлары китап укырга ярата. Мин руль артында барганда китап укыган бер җырчыны беләм. Аннары аны алты айга китапханәгә яптылар», – дип китап укуны исерткеч эчемлекләр эчү белән чагыштырып, Ринат Рахматуллин турында «төрттереп» алды.

«- Әтием, кил бер кочыйм әле үзеңне.

- Кирәкми, кызым, акчам юк, әниең кочты инде,- дигән».

«Ике хатын сөйләшә:

- Хәзер чын ир-атлар юк.

- Ничек булмасын, бар, кичә мин яңгыр яуган вакытта машина тәгәрмәчен алмаштырганда бер чын ир-ат зонт тотып торды, дигән».