Рафаэль Нәҗметдинов - «Ульяновск шәһәренең Мактаулы гражданы»

Ул заманында безнең мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт. Рафаэль хәзрәтне олы бүләк белән Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре котлады. 

Ульяновск шәһәр Думасының чираттагы пленар утырышында депутатлар өлкә үзәгенең күренекле кешеләренә югары муниципаль исемнәр бирү һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру турындагы мәсьәләне карадылар. Барлык кандидатуралар моңа кадәр алдан сайлап алу узганнар иде. Узган атнада алар депутатлар корпусы тарафыннан расланды.

«Ульяновск шәһәренең Мактаулы гражданы» дигән югары исемгә тугыз кеше лаек булды. Алар арасында - татар активисты Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, җирле мөселман дини оешмасы рәисе.

Рафаэль Нәҗметдинов Буа районының Иске Тинчәле авылында туган. Хезмәт юлын ул Ульяновскида электромонтер булып башлый, алга таба комсомол комитеты секретаре була. Соңрак Иделаръягы район Советы халык депутаты итеп сайлана. Милли хәрәкәттә, дини күтәрелештә актив катнаша. 2003 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Рафаэль әфәнде Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары булып эшли,  мөселман мәдәнияте һәм милли эшләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Берничә ел элек Рафаэль хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлап чыкты. Әле дә мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә тора. Шундый шәкертебез белән горурланабыз!

Рафаэль Нәҗметдинов төбәкнең иҗтимагый тормышында актив катнаша: ул Иделаръягында мөселман җәмгыяте оештыруны башлап җибәргән кеше, укулар оештыра һәм Югары Террассада мәчет төзелешенә ярдәм итә. Ул шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклау белән шөгыльләнә, халыклар һәм конфессияләр арасында дуслыкны ныгыта, Ульяновск өлкәсендә этник һәм дини тотрыклылыкны үстерүгә булыша.

Бу югары исемне бирү аның милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм мәдәни мирасны саклауга күпьеллык өлешен лаеклы тану булды. Рафаэль хәзрәтне олы бүләк белән мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре ихластан котлады.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе.