Безнекеләр - "Симбирскъ" журналында

Ульяновск шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче "Симбирскъ" әдәби журналының август чыгарылышында Сембер татар язучыларының иҗат җимешләре дә урын алды.

Журналга кергән авторлар исемлеге:

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов (шигырьләрен Александр Лайков тәрҗемә иткән);

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Әйтер сүзем бар" шигырьләр җыентыгы авторы Җәмилә Мифтахова (шигырьләрен Гөлсинә Ханәфи тәрҗемә иткән);

Татарстан Язучылар берлегенең Шәрәфле әгъзасы Мәүлет Саюков;

Татарстан Язучылар берлегенең Шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи;

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рита (Хабибә) Имаметдинова;

Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе әгъзасы Динә Сафина.
Соңгы дүрт авторның татар теленнән тәрҗемә ителгән шигырьләре түгел, ә рус телендә язылган иҗат җимешләре басылган. 

"Симбирскъ" журналының баш мөхәррире Елена Викторовна Водкинага олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә бергәләп эшләргә насыйп итсен.

Шәфикъ ИМАТДИНОВ,

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе.