Нәсел тамырларыңны онытма!

Туганнар белән очрашу - күңелле, сөенечле вакыйга. Август аеның бер көнендә кояш бик нык кыздырды. Ә Николаевка районы Зур Чирекле авылында Бирюковлар йорты янына җыелучылар моны һич тә сизмәде, аларның йөзләрендә шатлык, иман нуры балкыды.

Туганнар белән очрашуга кайтучылар саны арта барды һәм кочаклашу көченә карап шул аеруча сизелде - алар барысы да туганнар, канкардәшләр. Картлар һәм яшьләр - аларны данлыклы фамилия – Бирюковлар фамилиясе берләштерә. Монда Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче, хезмәт сөючән, СВОда безнең илне яклаучылар, укытучылар, табиблар һәм талантлы кешеләрнең күпсанлы гаиләләренең нәсел тамырлары. Туган җирдә аларның беренче тапкыр гына очрашуы түгел инде.

Авылыбызда туганлык җепләрен саклап яшәүче нәселләр бик күп. Телефон яки видеоэлемтә күңелгә ятышлы аралашуны алыштыра алмый. Нәкъ менә шуңа күрә август көннәренең берсендә Ярулла Хәйрулла улы Бирюковның нәсел дәвамчылары бергә җыелды. Тугыз баланың бишесе исән-сау әле. Бу көнне аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары әби-бабалары нигезендә очраштылар.

Ярулла бабабыз авылда беренчеләрдән булып Мәккәгә хаҗга бара. Хәзер аның балалары һәм оныклары бу миссияне дәвам итә. Ул 30 елга якын авыл мәчетләренең берсендә мулла булып хезмәт итте.

Очрашуга Бирюковлар нәселеннән 70ләп кеше кайткан иде. Туганнарның бергә күпләп җыелуы мөмкин түгел кебек. Төрле шәһәрләрдән һәм районнардан кайтучылар таныш йөзләрне күреп чын күңелдән шатланды. Кайберләре үзләренең икетуган яки өчтуган абый-эне һәм апа-сеңел икәнлекләрен шунда гына белде.

Табигатьнең матур почмагында берничә буын вәкилләре – әби-бабайлар, балалар, оныклар һәм оныкчыклар күреште. Һәркем үзенең гаиләсе, балалары һәм оныклары турында сөйләргә ашыкты. Балачакта үзебез белән булган кызыклы һәм күңелле вакыйгаларны - мәктәптә укуыбыз, әти-әниләргә ярдәм итүебез, уйнарга да вакыт табуыбыз турында искә төшердек. Үз балаларыбызны әти-әниләребез үрнәгендә тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Өлкәннәр яшьләргә гаилә тарихы, әби-бабайлар турында сөйләде, вафат булган якыннарыбызны дога белән искә алдык.

Очрашу җылы, күңелле мохиттә узды. Бу күрешүгә барысы да ашкынып, күтәренке кәеф белән кайткан иде. Туган илнең һавасы да шифа, дип бик дөрес әйтәләр икән. Мондый очрашулар туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, балалар үзләренең өчтуган абыйлары һәм апалары белән аралаша, аларның кайда яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнүен белә.

Гомер дигәне бик кыска шул. Нәкъ менә шундый җылы очрашуларның һәр мизгеле аны якты истәлекләр, тәэсирләр белән баета. Табыннарыбыз һәрвакыт тулы булсын, учакларыбыз сүнмәсен, йортларыбызда бары тик шатлыклы авазлар гына яңгырап торсын. Без үзебезнең кайсы нәсел-ырудан икәнлегебезне белергә, традицияләрне, гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп сакларга тиеш.

Бирюковлар нәселе вәкилләре.