Россияне куркыту мөмкин түгел
Аңларга кирәк

Россия Президенты Владимир Путин 18-20 сентябрьдә сайлауларда актив катнашкан өчен ватандашларга рәхмәт белдерде. Ульяновск өлкәсендәге сайлау кампаниясе федераль үзәк тарафыннан аерым игътибарга лаек булды: РФ министрлар кабинеты Губернатор Алексей Русскихны узган сайлауларда уңышка ирешүе уңаеннан алкышлар белән котлады.
Дәүләт Думасы депутатларын һәм төбәк җитәкчеләрен сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 59 процент тәшкил итте. Президент әйтүенчә, әлеге сан Россия халкының илне ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыкны яклавы турында сөйли.
– Әлеге сайлауларны өзәргә омтылулары турында билгеле. Дошманның Мәскәү, башка төбәкләр ПВОсын өзәргә тырышуы моңа дәлил,- дип ассызыклады Владимир Путин. – Әмма сайлау участокларында барлыкка килгән озын чиратлар Россияне куркыту мөмкин түгеллеге хакында сөйли.
Өч көн дәвамында барган сайлаулар нәтиҗәләрен көткән һәм илебездә фетнә килеп чыгар дип бик тә өметләнгән дошман, ниһаять, безнең ил халкының бер адым да артка чигенергә җыенмавын аңлады: миллионлаган гади гражданин Президент курсын яклап чыкты.
Бу атнаның каршылыклы халыкара яңалыклар ташкыны нәкъ менә шуның белән бәйледер инде, мөгаен.
Зеленский кичекмәстән һәм шартсыз тынычлыкка “риза”, һәм Украинаның бу позициясен ООН менбәреннән җиткерә; Евросоюзның финнар гауляйтеры Стубб тезләнеп диярлек (“зинһар өчен, зинһар өчен...”) Россиянең туктатуын ялвара. Америка сәясәтенең флюгеры Трамп шулай ук борынын җил искән якка бора: Россияне Америка Кушма Штатларына G-20 саммитына чакыралар һәм янә сделкага барырга өндиләр. Сөйләшүләр алып баручылар анда-монда йөреп тора, протокол хезмәтләре симерә һәм тонналап керосин бушка ягыла.
Дөрес, боларның һәммәсендә дә аз гына булса да Зеленскийның өлеше бар. Кураторлары аны тынычлык кирәклеге турында сүз куертырга һәм үкенүче кыяфәте ясап, үзенең бөеклегеннән шартларлык дәрәҗәгә җиткән Трамп янәшәсендә утырырга мәҗбүр итәләр. Әмма “мәҗбүри программа”ны үтәгәннән соң, ул бернинди сөйләшүләр дә булмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшли: мәсәлән, Кырымны кире кайтармыйча, тынычлыкка ирешеп булмаячак, дип белдерә. Әлбәттә инде, Кием режимы белән аның спонсорларына килешү бары тик бер максатта - Россиягә каршы сугышны дәвам итәргә көч туплау өчен генә кирәк. Россияне бөтенләй юк итү планы беркая да китмәячәк.
Бәхеткә, Кривой Рогның В.Зеленский исемендәге дипломатия мәктәбе примитив һәм тупас, ә бу безнең өчен ифрат та файдалы бит, чөнки ул кураторлары таләп иткән партияне уйнарга физик яктан сәләтсез. Һәм аның һәр яңа белдерүе Украинаның бүгенге хәлен катлауландыра гына бара.
Дөресен әйткәндә, Россиянең аны юк итәргә җыенмавының төп сәбәбе дә әнә шуннан гыйбарәт. Аның мөмкин кадәр озаграк Президент булып калуы безнең файдага: безгә дошман булган дәүләт башлыгы постында шундый ахмакны тагын каян эзләп табасың әле?! Шуңа күрә үзенә һөҗүмнәр турында уйдырмаларны аңа үзенә уйлап чыгарырга туры килә. Хәер, Киевта үзара тыныша алмаган кораллы террористик ГУР белән СБУның аны юк итүләре куркынычы бар.
Украинада тәртипсезлек – хаос көчәя барып, сайлаулар үткәрү мөмкин булмаган дәрәҗәгә җиткән. Президент аларны уздыру турында приказ бирә ала, әлбәттә. Әмма сайлаулар нәтиҗәләре ил эчендә фетнә һәм гражданнар сугышы китереп чыгарырга мөмкин. Моның төп сәбәбе билгеле – коточкыч югалтулар һәм коточкыч коррупция, шулай ук ил соңгы айларда кичергән катастрофик дәрәҗәдәге экономик зыян.
Украина түрәләре паникада: бюджет кризисы көн саен җәелә бара, Көнбатыш бүлеп биргән акча җитми. Ә кышын дошманга блэкаут яный: энергетика куәтләре ихтыяҗларны каплый алмый. Шулай итеп, Украина җиңелүгә таба юл тота, әмма аңа моны ачыктан-ачык танырга ярамый. Ә менә “Россиягә басым ясау”ның ике кампаниясеннән соң Россиягә кабат ачыктан-ачык янарга мөмкин. Кырык көнгә сузылган җәйге кампания Украина экономикасын тар-мар итү белән тәмамланды, чираттагы “авиацион” кампания бөтенләй булмады.
Шул ук вакытта Россиянең ударлары катырак һәм авыррак була бара. 23 сентябрьгә каршы төндә Киевта БПЛАлар җитештерү өчен материаллар саклый торган склад, шулай ук Вишневыйда “Туканс” ширкате промышленность предприятиесе юк ителгән. Соңгысында дошман дроннар өчен комплектующийлар җитештереп яткан. Хәбәр итүләренчә, “Герань”нар удары белән Киевның Голосеевск районындагы Чапаевка тирәсендә “Укрнафта” компаниясенең АЗСы тулысынча юкка чыгарылган. Шулай ук шәһәрнең Дарницк районындагы вокзал тирәсендә шартлаулар яңгыраган. Одесса өлкәсендәге көчле ударлар нәтиҗәсендә өч логистика үзәге – хәрби йөкләр, дроннар өчен комплектующийлар складлары, хәрби йөкләр белән сухогруз шартлауларга дучар булган. Запорожьеда “Амстор” зур сәүдә үзәге атакага тотылган – шундый урыннар ВСУ өчен кораллар һәм дроннар җитештерү һәм саклау урыны буларак кулланыла. Дроннар сугышында без инициативаны үзебезгә алдык һәм җиңәбез.
Илебез Президенты Владимир Путин хөкүмәт белән киңәшмәдә СВО ветераннарына: “Бу тавыш бирү сезнең өчен иде”,- дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Әйе, сайлаулар катлаулы шартларда узды, әйе, дошман тарафыннан атакалар һәм провокацияләр булды, әмма сайлаулар нәтиҗәләре беркемдә дә шик тудырмый: рус халкы җиңәргә тели. Һәм әлеге җиңү якында ук булырга охшаган.
Анна ДВОРКИНА.