Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк

Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

«Министрлык тарафыннан өч федераль закон проекты һәм укытучы таныклыгы турында Хөкүмәт Карары проекты әзерләнгән», – диде Кравцов сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары форумнарын ачуда.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк һөнәрнең абруен күтәрү һәм уңайлы эш шартлары тудыру өчен укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы указга кул куйган иде.