Гомере буе колхоз эшендә

Хезмәтне ярату, гаиләсенә һәм туган җиренә тугрылык үрнәге булган Идрис Юсып улы Салькин 80 яшьлеген билгеләп үтә. Ул Николаевка районы Зур Чирекле авылында гомер кичерә.
Идрис Юсып улы кырык елдан артык “Искра” колхозында тырышып эшләгән. Фидакарь, намуслы хезмәт иясенең күкрәген дәүләт бүләкләре – 2 һәм 3 нче дәрәҗәдәге Хезмәт даны орденнары бизи. Әлеге бүләкләр - тулы бер чор символы, илебез үсешенә зур өлеш кертүенә дәлил. Ярдәмчел, игелекле, инсафлы булуы өчен авыл халкы аны хөрмәт итә, олылый.
Идрис Юсып улының төп байлыгы – зур һәм дус гаиләсе. Ул балалары, оныклары һәм оныкчыкларының ихтирамын, җан җылысын тоеп, игелеген күреп тыныч, бәхетле картлык көннәре кичерә. Юбилейлы туган көненә багышланган бәйрәм табыны артына да иң якын кешеләре җыелган иде. Аксакал хезмәт елларын, балалар үстерүләрен искә төшерде һәм хәзер оныкларының уңышларына, бәхетенә шатланып яшәүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Гомер юлдашы, хәләл җефете Дания Вильдан кызы, бөтен гомеребезне ике нәрсәгә – хезмәткә һәм гаиләгә багышладык, ди. Менә шушы кыйммәтләрне алар үзләренең балаларына да тапшырганнар. Әтикай белән әникай безне эшкә өйрәтеп үстерделәр, ди алар, иң кадерле кешеләренә рәхмәт сүзләрен юллап.
Идрис ага олы яшьтә булса да, актив тормыш белән яши. Саф һавада йөрергә ярата, оныкларын һәм оныкчыкларын карый, аларга төпле, акыллы киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтен бирә. Тәүфыйклы, тәртипле булыгыз, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышаныгыз, ди чәчләренә күптән инде чал кунган бабалары.