Бәхетле әни һәм әби

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авыл җирлеге хакимият башлыгы һәм Иске Исәнтимер авыл клубы хезмәткәре Хезмәт ветераны Мәрьям Ибраһим кызы Якупованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мәрьям Ибраһим кызы – сугыш чоры баласы, өлкән яшьтә дә дәрте ташып торган киң күңелле, олы йөрәкле кеше. Аның тормыш юлы – ныклык, игелеклелек һәм бары тик яхшылыкка гына ышану, өметләнү үрнәге. Ул язмышның ачысын, төчесен җитәрлек татыса да, гади генә нәрсәгә дә шатлану һәм янәшәсендәге кешеләргә ярдәм итү сәләтен югалтмаган.
Мәрьям апа инде олы яшьтә булуына карамастан, илебез, туган авылы тормышы, яңалыклар белән кызыксына. Шушы көннәрдә генә узган сайлауларда участокка килеп, сугышның җиңү белән тәмамлануы, Россия белән Ульяновск өлкәсенең бәхетле киләчәге хакына тавыш биргән. Бу – яшь буын һәм барлык авылдашлары өчен дә матур үрнәк.
Бүген Ак әби үзенең туган авылында, балалары һәм оныклары янәшәсендә тыныч картлык көннәре кичерә. Якыннары өчен ул әни һәм әби генә түгел, ә гаилә традицияләрен кадерләп саклаучы, киңәшче һәм сердәш, терәк һәм таяныч та әле.
Мәрьям Ибраһим кызы яшәгән кунакчыл йортның табынын һәрвакытта да камыр ризыклары, татар халык ашлары бизи. Ә өстәл артында үткәннәр яңара – ак яулыклы ана Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән бала вакытын, яшьлеген, көне-төне колхоз кырларында эшләвен, сөйгән яры белән гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерүен сөйли. Язмыш сынауларын җитәрлек татыдым, бер түгел, мең шөкер, бүгенгесе матур, бәхетле, барчабызга да Аллаһының биргәненә шөкрана кылып яшәргә насыйп итсен, җан тынычлыгыннан, саулыктан аермасын, ди Мәрьям апа.