Сәхәбетдиновлар сынатмады!

Димитровград шәһәрендә “Традицияләр” дип исемләнгән гаилә фестивале узды. Ул Президентның мәдәни инициативалар фонды, ТОСлар һәм НКОлар ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде.

Мәләкәс районы Мөси авылының “Чулпан” ТОСын Сәхәбетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар иҗади осталыкларын, татар ашлары күргәзмәсен һәм милли костюмнарда дефиле күрсәттеләр. Дефилены Марат Мингәрәй улы үзенең балалары Самат һәм Кәрим белән берлектә әзерләгән иде. Аларга Гүзәл Мөнир кызы үзенең балалары Сәгит, Ясминә һәм Аяз белән кушылды. Ә Гөлнәфис Галимҗан кызының телеңне йотарлык тәмле чәкчәге, кош теле, гөбәдиясе, вак бәлеше, корты һәм мәтрүшкәле, сөтле чәе мәртәбәле жюрида чиксез соклану тудырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Сәхәбетдиновлар гаиләсе призлы урын алып, бүләк сертификатына лаек табылды.

“Сезнең иҗатыгыз, энергиягез, милли гореф-гадәтләр белән йолаларны яратуыгыз бәйрәмебезнең кабатланмас бизәгенә әверелде. Россиянең бай мәдәни мирасын саклап калып үстерүдә уңышлар телибез”,- диде ТОСлар һәм НКОлар ассоциациясе рәисе Ольга Галаева, Сәхәбетдиновлар гаиләсен сәламләп.