Президент рәхмәт белдерде

Алексей Русских Россия хатын-кызлар союзының Ульяновск региональ бүлекчәсе рәисе Алсу Айзатуллинаны РФ Президентыннан бүләк алуы уңаеннан котлады.

Социаль әһәмияткә ия чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы, гуманитар эшчәнлектәге казанышлары өчен Алсу Айзатуллинага Россия Федерациясе Президентының рәхмәте белдерелде. Дәүләт башлыгы бүләкләү турындагы карарын 7 сентябрьдә имзалаган.

“Алсу Фәрит кызын дәрәҗәле бүләк алуы уңаеннан тәбриклим. Бүлекчә тарафыннан башкарылган эшләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек. СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән шәхсән үзегезнең шөгыльләнүегез сокландыра. Даими рәвештә алгы сызыкка – передовойга гуманитар йөк җыеп озатуыгыз, шулай ук Луганск халык республикасының без шефлыкка алган Лутугино районы халкына булышлык күрсәтүегез үрнәк булырлык. Хатын-кызлар союзы региональ бүлекчәсенең хәйриячелек инициативаларында традицион рәвештә катнашуы – сезнең җаваплылык хисенә ия булуыгызга һәм илебез язмышына битараф түгеллегегезгә тагын бер дәлил. Күпьеллык хезмәтегез, туган ягыбызны ихластан яратуыгыз һәм аеруча мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм”,- диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.

Региональ бүлекчә дүрт ел дәвамында Луганск халык республикасының Лутугино шәһәре халкына ярдәм күрсәтеп килә. 2024 елда Россия хатын-кызлар союзының Ульяновск региональ бүлекчәсе Луганск халык республикасының Лутугино район хакимияте каршындагы хатын-кызлар советы белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Безнең регионнан шушы төбәк балаларына җылы киемнәр, дәреслекләр һәм уку китаплары, канцелярия кирәк-яраклары, яңа ел бүләкләре озатылган. Региональ бүлекчә әгъзалары Ульяновск өлкәсе территориясендә үткәрелгән хәйрия акцияләрендә һәм төрле чараларда актив катнашалар.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Ульяновск өлкәсенең хатын-кызлар советлары 80 тоннадан артык йөк һәм СВО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә булышу өчен 2 миллион сум акчалата ярдәм җыйган. Ярдәм җыеп озату хәзерге вакытта да дәвам итә.

2023 елдан региональ бүлекчә “Мой бизнес” үзәге, эшмәкәрлек үсеше фонды һәм Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министрлыгы ярдәменә таянып, барлык муниципаль берәмлекләрдә дә “Социаль-экономик десант” проектын гамәлгә ашыра. Әлеге проект хатын-кызлар эшмәкәрлеге үсешенә, хатын-кызлар җәмәгатьчелегенең идеяләрен тормышка ашыруга һәм төбәгебез гүзәл затларының инициативаларына булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу проектта 250 хатын-кыз катнашкан инде.