27 сентябрь – тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү ветераннары!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Сезнең хезмәтегез – ул педагогика һәм психология буенча тирән белемгә ия булуны, фидакарьлек, киң күңеллелек һәм балаларны ихластан яратуны таләп итүче табигый сәләт. Нәкъ менә сез нәниләргә гыйлем, иҗат һәм дуслык дөньясы ишекләрен ачучы беренче остазлар булып торасыз.
Сез илебезнең мәгариф системасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Үз ягыбыздан без сезнең хезмәт эшчәнлегегез уңайлы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылабыз. 2026 ел Россия Федерациясенең Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Аның кысаларында, “Гаилә” илкүләм проектына таянып, балалар бакчаларын капиталь ремонтлауны дәвам итәбез. Быел Ульяновск, Димитровград шәһәрләренең, шулай ук Новоспасское, Барыш, Николаевка һәм Иске Кулаткы районнарының алты учреждениесе әлеге проектта катнаша. 2027 елга кадәр барлыгы 16 шундый учреждениене яңарту күздә тотыла.
Кадерле мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Һәрбер көнегез илһам белән тулып торсын һәм нәни тәрбияләнүчеләрегезнең уңышлары өчен горурланырлык яңа сөенечләр алып килсен.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.