Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстанының варис принцы Мөхәммәд бән Сәлмән Әл Согуд белән телефоннан сөйләште.
"Якын Көнчыгышта, аерым алганда Фарсы култыгы зонасында хәлләр торышы турында җентекле фикер алышу үткәрелде. Барлык якларның мәнфәгатьләрен тиешенчә исәпкә алып, килеп туган кризис вәзгыятен нормальләштерү максатларында сәяси-дипломатик тырышлыкларның альтернативасызлыгына басым ясалды", - диелә Кремль хәбәрендә.
Путин шулай ук Мөхәммәт бән Сәлмәнне якынлашып килүче бәйрәм — Корольлекне игълан итү көне белән котлады.
Яклар сәяси, сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә ирешелгән хезмәттәшлек дәрәҗәсеннән канәгать булуларын белдерде.
* * *
Владимир Путин Хәрби-промышленность комиссиясе утырышын уздырды. Ул кораллануның яңа дәүләт программасы һәм оборона-промышленность комплексын үстерү программасы проектларына багышланды. Төп юнәлешләр арасында ул атом-төш триадасын ныгытуны, һава һөҗүменә каршы оборона системасын, пилотсыз комплексларны, югары төгәллекле корал һәм санлы технологияләр үсешен атады.
Владимир Путин белдерүенчә, кораллануның яңа дәүләт программасы һәм оборона-промышленность комплексын үстерү программасы заманча коралларны эшләү һәм серияле җитештерү өчен нигез булачак. Аның сүзләренчә, төп бурыч – армияне һәм башка көч структураларын яңа технологияләр белән тәэмин итү.
Тышкы янаулар турында сөйләгәндә Владимир Путин аларның кимемәве турында белдерде. Аерым алганда, ул НАТОның киңәюен телгә алды. Владимир Путин, шулай ук, Европа лидерларының Россиянең Евросоюзга һөҗүм итү планнары турында сөйләвен искә төшерде. Президент ассызыклавынча, мондый белдерүләр Украинага ярдәмгә чыгымнар үсешен аклау өчен кулланыла.
“Тагын бер кат әйтәсем килә: Россиянең Европага һәм Европа илләренә карата бернинди агрессив ниятләре юк, безнең моның өчен бернинди дә нигез юк”, – диде Владимир Путин.
* * *
Владимир Путин ясалма фәһем технологияләре таралуны һәм аларга бәйле куркынычларны мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсендә иң җитди сынауларның берсе буларак атап үтте.
Президент “Диалог о фейках 4.0” форумында катнашучыларны сәламләде.
“Бүген мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсендә иң җитди сынауларның берсе булып ясалма фәһем технологияләренең һәм аларга бәйле куркынычларның ыргылышлы төстә таралуы тора”, – диелгән Президентның сәламләвендә.
Владимир Путин мәгълүматны саклауны тәэмин итәрдәй, шулай ук цифрлы куркынычларга нәтиҗәле көрәшүгә ярдәм итәрдәй заманча стандартлар һәм кагыйдәләр эшләү зарурилыгын басым ясап әйткән.