Киләчәк файдасына сайлаулар

Халыкның сайлауларга рекордлы санда килүе һәм Алексей Русскихның җиңүе ульяновскилыларның бердәмлеккә, Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм үсеш юлыннан баруга ышаныч белдерүен күрсәтте.

Ульяновск өлкәсе Губернатор һәм тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга якынча йомгак ясый. Протоколларның 100 проценты да эшкәртелгән инде. Сайлаучыларның 68,76 проценты – ун кешенең җидесе участокларга килгән.

Ульяновск өлкә сайлау комиссиясе рәисе Елена Горбунова белдерүенчә, быел ульяновскилыларның сайлауларга рекордлы санда килүе теркәлгән. 2016 елда сайлаучыларның – 52,36 проценты, 2021 елда 45,88 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Быелгы күрсәткеч алдагысыннан күпкә югарырак. Илебез өчен гади булмаган чорда өлкә халкы дәүләтнең тотрыклылыгын, тылда тыныч тормышны тәэмин итүгә һәм фронтка ярдәм күрсәтүгә бәйле карарларны кабул итүдә катнашырга әзер булуын күрсәтте.

Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирер алдыннан сайлауларда катнашуны илебезне ныгытуга өлеш кертү дип атады. Нәтиҗәләр җәмгыятьнең өлгергәнлеген һәм ныклыгын расларга, Россияне көчсезләндерергә, аның үсешен тоткарларга һәм суверенитетыннан мәхрүм итәргә теләүчеләргә күмәкләшеп җавап бирү буларак яңгырарга тиеш, дип ассызыклады дәүләт башлыгы. Ульяновск өлкәсе Президентның сүзләрен ишетте.

Шәхси ышаныч мандаты

Үзәк сайлау комиссиясенең соңгы мәгълүматларына караганда, Губернатор сайлауларында төбәкнең хәзерге башлыгы Алексей Русских ышанычлы рәвештә лидерлык итә. Сайлауларда катнашучыларның 77,05 проценты аның өчен тавыш биргән. Сергей Маринин – 8,72 процентка, Марина Ким – 7,32 процентка, Юлия Ясайтис 5,23 процентка ия. Алексей Русскихның нәтиҗәсе – шәхси ышаныч мандаты һәм җитди йөкләмә. Кампания катлаулы шартларда узды: илдә махсус хәрби операция бара, экономика санкцияләр басымы астында эшли, төбәк хакимиятеннән берүк вакытта сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, социаль йөкләмәләрне үтәү һәм үсеш юлыннан баруны тәэмин итү таләп ителә. Губернатор өлкә халкына рәхмәт белдерде һәм бөтен көчен өлкәне иминрәк һәм баерак итүгә юнәлтергә вәгъдә итте.

“Бу көннәрдә сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәрбер кешегә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Бергәләп без бердәм, тупланган булуыбызны һәм төбәгебез, илебез язмышына битараф түгеллегебезне күрсәттек. Халыкның 68,76 проценты сайлауларда катнашты. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, Россия халыклары бердәмлеге елында тавыш бирүдә катнашу – ул илне ныгытуга керткән өлеш. Тавыш бирүчеләрнең 77,05 проценты Губернатор сайлауларында минем кандидатураны яклап чыкты. Һәркайсыгызга рәхмәт, дуслар. Әлеге җиңү – бары тик алга бару һәм көн саен сезнең ышанычны аклау өчен көчле стимул. Төбәк үсеше буенча безнең бик күп проектларыбыз бар, аларны дәвам итәргә кирәк. Сезнең ышаныч белдерүегез – ул өлкәбез язмышы өчен зур җаваплылык. Безнең барысы да барып чыгар дип ышанам!”- дип ассызыклады Алексей Русских.

Партия исемлекләре буенча Дәүләт Думасына сайлауларда 51,65 процент белән “Бердәм Россия” лидерлык итә. КПРФ – 22,16 процент, ЛДПР – 8,90 процент, “Новые люди” 8,04 процент җыйган. Бюллетеньга кертелгән тагын алты партия биш процентлы киртәне уза алмаганнар.

185 нче округта “Бердәм Россия” тәкъдим иткән Владимир Камеко күпчелек тавышны – 45,85 процент җыйды. 186 нчы округта шул ук партиядән Владимир Кононов 61,67 процентка ия булды. Яңа депутатларга федераль парламентта өлкә вәкилләре буларак юллар, транспорт, сәламәтлек саклау, промышленность, авыл өчен акча юнәтүгә ирешергә туры киләчәк.

Әлеге сайлаулар нәтиҗәләре шуны ачык күрсәтә: өлкә халкы җитәкчеләрне эшләре буенча бәяләргә сәләтле. Сайлауларда катнашучыларның дүрттән өч өлешенең тавышларын губернатор-коммунист өчен һәм яртысыннан артыгының “Бердәм Россия” исемлеге өчен бирүе көндәшлек хакына көндәшлекне түгел, ә төбәк һәм илебез хакына бергәләп эшләүне һәм партнерлык мөнәсәбәтләре коруны хуплавын раслый.

Торып бастылар һәм тавыш бирергә киттеләр

Сайлауларга килү күрсәткечләре, парламенттагы теге яки бу партия өчен тавыш бирү процентлары – әлеге саннар бераз үзгәрергә дә мөмкин. Иң мөһиме – сайлаулар узды. Ульяновскилылар бөтен ил белән бергә үзенең бердәмлеген һәм ныклыгын күрсәтеп, тагын бер сынауга лаеклы рәвештә җавап бирде.  

185 нче Ульяновск округы буенча сайлаучыларның 63,52%ы тавыш бирүдә катнашкан. 186 нчы Радищево округы буенча әлеге күрсәткеч 72,03% тәшкил итә. Муниципалитетлар арасында лидерлар: Сурское районында сайлаучыларның – 88,76%ы, Павловка округында – 88,53%ы, Карсун районында – 83,78%ы, Николаевка районында – 82,22%ы, Радищево районында 81,05%ы тавыш биргән.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь сайлаучыларның 42%ы тавыш бирүдә катнашу хокукыннан файдаланган. Ягъни яшь буын күзәтүче генә булып калмыйча, өлкә белән илнең киләчәген билгеләүдә катнаша.

Үзәк сайлау комиссиясе, сайлауларга йомгак ясап, нәкъ менә төрле атакалар – информацион һәм террористик атакалар ясау омтылышы төп куркынычка әверелде, дип белдерде.

“Әлеге сайлаулар тышкы янаулар һәм төрле куркынычлар дәрәҗәсе буенча тиңдәшсез булды. Әмма аларга сылтап без бернәрсәдән дә баш тартмадык, киресенчә, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгуга мөмкин булган кадәр әзерләндек”,- дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Илебезгә карата моңа кадәр күрелмәгән тышкы басым кире нәтиҗәне бирде.

“Шушы тышкы басымга җавап итеп, халык бердәм булып сайлау участокларына килде. Ягъни моңа кадәр, миннән башка да узар әле, дип санаучылар да торып бастылар һәм тавыш бирергә юл тоттылар”,- дип ассызыклады Ульяновскиның “РАПИР” иҗтимагый фонды президенты Дмитрий Травкин.

Әлеге сайлаулар – чираттагы җиңү. Сайлаучылар, сайлау комиссияләре хезмәткәрләре, кандидатлар, көч структураларының – бөтен илнең зур җиңүе бу. Әлбәттә инде, бер дә җиңел булмады. Әмма нәкъ менә шулай кирәк иде. Дөньяның төрле почмакларында, шул исәптән безнең дошманнарыбыз да, моны сизәрләр, күрерләр һәм озакка истә калдырырлар.

Җәмгыять күзәтүе астында

Участок комиссияләренең 2884 әгъзасы “ИнформУИК” проектында катнашкан. Алар йорт хуҗалыкларының 99,9%ын йөреп чыкканнар. 82,1% очракта ишекне ачканнар, сайлаучыларның 74,5%ы сорашып белешүдә катнашкан. Өлкә халкына алдан ук тавыш бирүдә катнашу, комиссияне өйгә чакырту мөмкинлекләре турында аңлатканнар.

Барлыгы 420 бина – 391 участок һәм 29 территориаль комиссия видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Стационар камералар булмаган урыннарда видеорегистраторлар кулланганнар.

Иҗтимагый палатаның тавыш бирүне күзәтү буенча иҗтимагый штабы җитәкчесе Светлана Ильина хәбәр итүенчә, сайлаулар барышын 3219 күзәтүче күзәтеп торган, шуларның 138ен – кандидатлар, 100сен – партияләр, тагын 2075ен Россия Иҗтимагый палатасы белән Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы юнәлткән. Участокларда 60 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле эшләгән. Өлкә сайлау комиссиясе бәяләвенчә, соңгы нәтиҗәләргә ниндидер йогынты ясарга сәләтле һәм ирекле тавыш бирергә комачаулык итүче хилафлыклар теркәлмәгән.

“Ульяновск өлкәсе активлыгын да, тупланган булуын да күрсәтте. Һәм узган кампаниянең, үткән сайлауларның төп нәтиҗәсе – ул легитимлыкның моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәсе”,- дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе Ирина Колоткова.

Ветераннарга ярдәм күрсәтү

2026 ел сайлаулары – махсус хәрби операция башлангач уздырылган беренче федераль парламент сайлаулары. Шуңа күрә өлкәнең алдагы курсы Ватан сакчыларына ярдәм күрсәтүдән башлана.

Регион СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Сүз акчалата түләүләр, дәвалау, тернәкләндерү, эшкә урнаштыру, укыту, көнкүреш проблемаларын хәл итү, хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларына булышу турында бара. Һәрбер чара артында – конкрет кеше, һәрбер мөрәҗәгать артында вакытында хәл ителгән мәсьәлә торырга тиеш.

Көчле тыл – ул шулай ук эшләүче экономика, хастаханәләр һәм мәктәпләр, төзек юллар, тотрыклы транспорт. Шуңа күрә власть СВОга булышлык күрсәтүне илкүләм максатларга ирешү һәм өлкә үсеше белән бәйли.

Алексей Русских өлкәнең балансланган һәм социаль юнәлешле бюджетын соңгы еллардагы төп казанышларның берсе дип атады. Властьлар алдагы өч елда өлкә халкы алдындагы төп йөкләмәләрне саклап калырга һәм илкүләм проектларны дәвам итәргә ышандыра.

Ерак Засвияжьеда зурлар өчен яңа поликлиника – инде күренеп торган нәтиҗәләрнең берсе. Халык аның ачылуын 15 елдан артык көтте. Учреждение 30 мең пациентка исәпләнгән һәм 4 нче поликлиникага йөрүчеләр санын киметергә тиеш. Әлеге объектны булдыру максатында регион Россия Хөкүмәтеннән өстәмә финанс ярдәм алуга иреште.

Ел ахырына кадәр 18 фельдшер-акушерлык пункты һәм Медицина ярдәме махсуслаштырылган төрләре үзәгенең приемный бүлеген сафка бастыру күздә тотыла. Авыл җире өчен шунысы бик тә мөһим: белгеч, ягъни врач булырга һәм ул якында гына эшләргә тиеш.

2026 елның юллар кампаниясе 160 км трассаны колачлый. Большие Ключищи – Сенгилей – Елаур – Молвино – Байдулино участогын, Яңа Малыклыда транзит участокны ремонтлау эшләре тәмамланган. Кузоватово, Яңа Малыклы, Инза, Иске Кулаткы, Карсун һәм Сурское районнарында, шулай ук Ульяновскиның пригородында тугыз күпер тәртипкә китерелә.

Узган атнада Зөя елгасы аркылы, Шевченко һәм Смычка урамнарындагы яңа күпердән хәрәкәт ачылды. Әлеге переправа Үзәкне Засвияжье белән тоташтырды һәм киеренке транспорт узелын бераз бушатырга тиеш.

Кампания тәмамланды, әмма төп эш башлана гына әле. Халык дәүләтнең тотрыклылыгын саклап калуга, СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә һәм илнең үсешенә юнәлтелгән курсны хуплады, әмма аны врачларга приемга эләгү мөмкинлегеннән, автобусларның регуляр рәвештә йөрүеннән, юлларның сыйфатыннан, яңа эш урыннары булдырудан һәм һәрбер гаиләгә игътибар күрсәтүдән чыгып бәяләячәкләр. Дәүләтнең ныклыгы нәкъ менә шулардан барлыкка килә һәм Ульяновск өлкәсенең яңа үсеш этабы да шуннан башлана.

Анна ДВОРКИНА.