Замананы без төзибез, без - бу заман кешеләре

Соңгы вәгазем
Нинди генә эш башлама, бисмилла, дип башлана,
Бисмилланың савабы зур, һич телеңнән ташлама.
Тайпылып китмә юлыңнан, изге юл - Ислам юлы,
Ислам динен тоткан кеше - Аллаһның сөйгән колы.
Балалар туган чагында, иман белән туалар,
Үскәндә генә бүленеп, төрле диндә булалар.
Дөньяга килгән чагында ике юл безнең алда,
Кайсы юлдан барырга - аны син үзең сайла.
Яшәгәндә Раббым нигъмәте белән сыйлый,
Үзе бит хикмәт - төрлечә ике як белән сыный.
Адәм балаларын Ул төрлечә сынап карый -
Бирә дә Ул, ала да Ул, бер төрле генә бармый.
Гел дөньяны гына кумыйк, әйдәгез, намаз укыйк,
Гарәп хәрефен белмәсәң, татар хәрефе белән.
Аллаһ үзе яраткан дөньяны һәм адәм баласын,
Сәләтең бар, башың уйлый, тырышсаң - таш ярасың.
Тырыш укый белгән кадәр, булдыра алмыйм, димә,
Белмәгәнне, ялгышларны Раббым үзе кичерә.
Заманалар бозылды, дип заманны сүкмик әле,
Замананы без төзибез, без - бу заман кешеләре.
Начар юлга өндәүчегә серләрең белән киңәшмә,
Аны иблис котырта, ул эндәшсә, син эндәшмә.
Шайтан һәрчак безнең белән - кабырга арасында,
Нинди генә коткы салмый без - адәм баласына.
Белә торып эшләмә син шәригатькә сыймас эш,
Тәүбә итеп кичергәнче, син эшләмәскә тырыш.
Иман китер, гыйбадәт кыл, үзең бас изге юлга,
Фарызларны үтәгәчтен, Аллаһтан сорап була.
Барыбызны тигез күрә, ярдәм итә бер Аллаһ,
Беренче үзең гамәл кыл, буш кул белән сорама.
Сау чагыңда гамәлләр кыл, кара гүргә кергәнче,
Укы намаз, әйт салават, гайбәт сөйләп йөргәнче.
Бир сәдака, ураза тот Рамазан ае кергән саен,
Белгәнеңне укып йөре вакытың булган саен.
Җәннәт ачкычы ул бездә, ул бит синең кулыңда,
Ишеген ачып керерсең, намаз укысаң гына.
Сезгә яхшы теләкләр телибез дога укыган саен
Мәдрәсәләрдә алган дини гыйлемнәр белән.
Шигъри юллар белән язылган нәсыйхәт
Озын гомереңдә булсын иде теләк.
Милләтемдә битарафлык
Җан битараф килеш вәгазь сөйләп
Саталар мәҗлестә чеп-чи сафсата.
Үкенмиләр алар көмеш югалтса да,
Сөенмиләр алар алтын тапса да.
Йөрәк сызлый, әйтерсең лә, туңган
Тамырларда аккан кызыл каннарда.
Дөнья мәшәкате баскан җаныбызны,
Башларыбыз томаланган безнең аңнарда.
Еллар үткән саен, үткән тормышлардан,
Очрашмагач, ераклаша безнең арабыз.
Битарафлык исемле сукмак салып,
Теге дөньяга ашыгып барабыз.
Исемнәр турында фикерләр
Авылда булдым: әйтәләр - Фидель аракы эчә,
Марк фермадан бозау урлап тотылган,
Регина “җиңеләйгән”, ә күршесе Марина
Асылынып үлгән икән топольгә.
Хаҗга барырга әзерләнә, имеш, Кристина,
Аерылган беренче ире - киллер Венер,
Үткән кышта үлгән күршесе Декабрина,
Иптәше Рево булган аның сутенер.
“Татар исемнәре” дигән китап укып чыктым,
Кышкы озын төндә вакыт бар иде.
Милләтемдә яңа исемнәр - бер дә килешми,
Хурландым шул кадәр, хет егылып үл инде.
Эмма, Эльза, Вилсор, Октябрина,
Финзур, Жанна, Марлен, Фидарис,
Шофер, Жорес, Меле, Ангелина,
Әлфис, Сабина, Глинат, Флорис,
Робин, Марлен, Света, Аделина,
Виолетта, Марс, Венера, Изотоп -
Мондый вәхшәт өчен яру фарыз
Идәнгә яткырып, сугып чинатып.
Альфред, Абрек, Роберт, Альбина,
Атом, Вермут, Глобус, Бриджина -
Татар исемнәре болар, дисәк, нинди буш,
Сезнең күңелегез булырмы икән хуш?
Рахит, Раймонд, Эльба, Иделия,
Рудольф, Альберт, Реваль, Спартак -
Ничә олау чүп-чар чыгар икән,
Исем бакчабызны чистартып?
Айлы манаралар илдә аударылгач,
Онытылгач кыйбла безнең калебтә,
Ачлык бете басты милләт рухын,
Җаһилият җиле узды үзәктә.
Ягъни зәхмәт җиле узды бездә,
Унҗиденче елдан рухи бушлык калынган.
Шул вакыттан бирле сеңгән пычракны
Кырып юасы иде, яхшы гына сабынлап.
Чит телдәге бу исемнәрне
Газиз баласына, әйтегез, кем кушкан?
Телсез, динсез, рухсыз татарлармы,
Әллә милләтеннән качкан бер куштан?
Нинди генә сәер атамалар юк,
Бездә кабул ителгән исемнәр түгел бу.
Милләттә мутантлашу галәмәте күренә -
Тузга язылмаган исемнәргә күнегү.
Камил исемнәрне бергә җыеп,
Татар милләте тусын иде яңадан.
Тора-бара бу ят исемнәрдән
Качу юлын эзлик кабаттан.
Кирәк безгә бүген үзебезнең Мөхәммәдләр,
Ибраһим, Исмәгыйль, Хәдичә, Фатыйма, Рәшидләр.
Газиз балаларга милли-дини исем куйыйк,
Мөселман булган милли җанлы татарлар!
Минем сагышларым
Дини китапларны барысын җыеп,
Учакларда өеп бик күп яктылар.
Чал тарихта язылган сүзләр янган чакта,
Кайда булды икән гадел галимнәр?
Иске тормыш, диеп мәчетләрне
Нигезен дә калдырмый ваттылар.
Мәчет манарасын аударганда,
Кайда булды икән гадел галимнәр?
Туры сүзле күп кенә акыл ияләрен
Төннәрен алып китеп аттылар.
Таш диварга чәчрәгән каннарны күреп,
Кайда булды икән гадел галимнәр?
Кара пәрдәләрне ертып ыргытты
Илгә килгән хаклык - дөреслек.
Күп газаплар аша килде безгә,
Китә күрмәсен илдән хаклык, дуслык.
Кайвакыт күңелемдә әсәрләнеп китәм,
Хәлем төшенкелектә, керә газаплы уйлары.
Читлектәге тутый кош кебек бәргәләнәм,
Кабул итәргә авыр үткән шәхси дөньяны.
Үткән заман вакытларын искә алу
Тормышка үзе бит сагышлар бирә.
Хәзер безнең күңелләр ышана яктылыкка,
Илебезгә демократия килгәнгә күрә.
Дөнья вакытын булмый туктатып!
Көннәремне һаман санап йөрим,
Яз, җәйләрне көтәм һәрвакыт.
Агач яфраклары сары төскә керде,
Чәч, сакаллар инде бетте агарып,
Гомер уза икән, булмый туктатып!
Раббым биргән гомер, дөрес, шатлык,
Яхшы тормыш килде - нинди вакыт!
Китаплар язып, әгәр чыгара алсам,
Тагын күпме кирәк булыр икән вакыт,
Булдыра алмам инде вакытны туктатып...
Ашыгып кына хикәя, шигырьләр язам,
Өлгерә алмам кебек тизрәк һәрвакыт.
Үкенәмен - ник яшь вакытта яза алмадым?
Сизелмәде, картлык килде, үтә бит вакыт,
Бирелгән тәкъдирне булмый туктатып!
Урамда җәйге күренешләр
Хатын-кызлар күпкә чибәрләнде,
Кием тегүчеләргә эш тә артты.
Яшьләр барсын уздырырга теләп,
Чалбарларын күпкә кыскартты.
Үтә күренмәле, юка күлмәкләре,
Хәзер инде күренә барча җирләре.
Җәйнең сексуаль эсселеге белән
Хатын-кызлар узды күп кенә ирләрне.
Подъезд әбиләре, авыр көрсенешеп,
Мини-шортикларны тозлап сүктеләр.
Бабайлары әбиләргә сиздермичә генә
Өрә-өрә күзлекләрен сөрттеләр.
Әллә инде әбиләрнең бу зарын,
Үтенечен Раббым, бәлки, ишетте.
Вакытыннан алда көчле яңгырлары,
Салкыннары белән менә көз җитте.
Көндәлек тормышым
Иске кием киеп кайтам бакчадан,
Тузган киемем пычракка буялган.
Ач тамакны онытырга теләп,
Тиз-тиз генә атлыйм урамнан.
Акча барда автобуста кайтам,
Акча юкта кайтам аксаклап.
Кара “мерседес”лар яннан үтеп китә,
Мин барамын үземне җитәкләп.
Яшьлегемдә торыр урыным - тулай торак,
Исемдә тора усал вахтер карчыклар.
Сугышта катнашмадым, яра алмадым,
Йөрәктә безнең барыбер ярчык бар.
Шундый язмыш бүләк иткән Раббым,
Мин бәхетле булдым туганнан.
Картлык көнем матур, шуның өчен, бәлки,
Дога укып, шатланып кайтам урамнан.
Колхоз тормышын сагынучыларга
Яшәдегезме соң ул вакытта кеше булып,
Уйлап карагыз инде, бабай, вакыт табып.
Иртә таңнан кичке төнгә кадәр эш хәсрәте,
Эшләмәсәң, бик тиз өйрәтерләр сине табып.
Аяк өсте йоклау ат-үгезгә ярый,
Көне-төне эшләү - кеше эшеме?
Кызыгып ул вакытны искә аласыз,
Замананың ул вакытта дөрләнешеме?
Аклыйсызмы моны, яклыйсызмы моны,
Ил башлыкларына ышанмыйсызмы әллә?
Үткән коллык тормышы кадерлеме сезгә,
Кире кайту булмасын иде үткәннәргә.
Еллар үтте, шул вакытны саклап яшисез бит,
Болай булгач, сез ул чорның коллары.
Шул коллык тиз генә китмәсен, дип
Тараттылар, эч, дип көчләп аракыны.
“Трудодень”га сирәк кенә ит кисәге биреп,
Этне янга күнектергән кебек булып,
Өйрәттеләр әнә шулай торырга,
Койрык болгаучыларга охшаган булып.
Әле ярый, камыр - чүпрә кебек
Безнең күзәнәкләр исән, яшибез икән без.
Үзгәртергә теләп бирелгән тормышны,
Хуплап башкарсак икән аны без.
Варис хаҗи РАВИЛОВ.