1 октябрьдән «Гаилә ипотекасы» программасы үзгәрә

РФ Финанс министрлыгы 2026 елның 1 октябреннән «Гаилә ипотекасы» ташламалы программасына үзгәрешләрне раслады. Бу хакта ведомство сайтында урнаштырылган материалларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Үзгәрешләрнең асылы шунда: кредит буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы дифференциацияләнә.
Шулай итеп, башкала төбәкләреннән тыш, Россиянең бөтен территориясендә түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сумга тигез булачак;
– җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
- җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
- җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы - 8 млн сум;
- җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы – 6 млн сум.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен башка шартлар гамәлдә булачак:
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 4 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
– килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен еллык ставка 8 процент , ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
– килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен еллык ставка 10 процент, ә кредитның максималь суммасы 15 млн сумга тигез булачак;
- җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 12 процент, кредитның максималь суммасы - 12 млн сум.