Гасырлар кичкән таш мәчет
Димитровград шәһәренең Славский исемендәге фәнни-мәдәни үзәгендә Җәмигъ мәчетенең 130 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда өлкә һәм шәһәр, региональ диния нәзарәте җитәкчеләре, имамнар, мәхәллә мөселманнары һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

1896 елның 2 июлендә Мәләкәс посад думасы барлыгы унҗиде мөселман гаиләсе яшәгән калада ике катлы таш мәчет төзергә рөхсәт бирә. Аллаһы йорты Сембер сәүдәгәрләре бертуган Алеевларның хәләл малына торгызыла. Мәркәзебез Казаннан килгән Гатаулла хәзрәт Гобәйдуллин әлеге мәчеттә озак еллар имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкара. Совет власте дингә каршы көрәш башлагач, 1932 елда мәчет ишегенә йозак эленә һәм манарасы кисеп төшерелә. Гасырлар кичкән гыйбадәтханә бары тик 1992 елның апрелендә генә мөселманнарга кире кайтарып бирелә.
Татар малтабарлары һәм мәхәллә халкы тырышлыгы белән яңартылган мәчет менә өч дистә елдан артык инде динебезгә хезмәт итә. Аллаһы йортының биек манарасыннан моңлы азан яңгырап, биш вакыт намаз укыла. Җомга намазларында мәчетебез халык белән шыгрым тулы була, ди имам-хатыйб Ильяс хәзрәт Мухутдинов. Зурлар һәм балалар өчен дини курслар эшләп килә. Яңа туган балага исем кушу, яшьләргә никах уку, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын башкару өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәхәллә җитәкчелеге халыкны дингә тарту максатында Мәүлид бәйрәмен, ифтар һәм корбан мәҗлесләрен зурдан кубып оештыра. СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре мәхәлләнең игътибар үзәгендә. Мәчет хәйриячелек акцияләренә кушылып, фронтка гуманитар ярдәм җыеп озата. Дошманга каршы сугышучы ир-егетләребезнең хатыннарын һәм әниләрен мәҗлесләргә чакырып кунак итү традициягә кергән. Җиңү көнен бергәләп якынайтабыз, ди Ильяс хәзрәт.
Славский исемендәге фәнни-мәдәни үзәкнең җиде йөз кешегә исәпләнгән тамаша залын шыгрым тутырып килгән дин кардәшләребез фойеда Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның тормыш юлына һәм динисламга хезмәт итүенә багышланган фотокүргәзмә, Мәләкәс районы Мукшы Күле авылы мәчете имам-хатыйбы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гимран хәзрәт Хисмятулловның иҗат җимешләре – гаҗәеп матур шамаилләре күргәзмәсе һәм Димитровград шәһәре туган якны өйрәнү музееның татар халкының тормыш-көнкүрешен тасвирлаучы бай эчтәлекле экспозициясе белән таныштылар.
Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Дәүләтбаев тантананы Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко төбәгебез башлыгы Алексей Русскихның җылы котлау сүзләрен ирештерде. Ильяс хәзрәткә, җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенә, мәчеткә йөрүчеләргә һәм Димитровград халкына олы рәхмәтемне белдерәм, нәкъ менә сезнең тырышлык аркасында төбәгебез муллыкта, иминлектә яши, сезнең фидакарь хезмәтегез белән илебез ныгый, диелгән тәбрикнамәдә. Бу мәчет радикаль агымнарга каршы торуга, экстремизмны профилактикалауга, яшьләрне патриотлар итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә, диде Губернатор урынбасары. Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары, яңа гына Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Владимир Камеко да мәхәллә мөселманнарына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Бүген илебез катлаулы чор кичерә, менә шундый шартларда яшьләребезгә рухи-әхлакый тәрбия, дини белем бирү, аларны чын патриотлар итеп үстерү бик тә мөһим, диде ул. Ульяновск өлкәсеннән Федерация Советы әгъзасы Айрат Гибатдинов бәйрәмдә катнашучыларны үзебезчә, татарча сәламләп, Җәмигъ мәчетнең 130 еллыгын Россия халыклары бердәмлеге елында билгеләп үтүнең символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Хәзер барлык дин һәм милләт вәкилләренә, бөтен халыкка бергә һәм бердәм булырга кирәк, дип өстәде сенатор. Ә Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков озак еллар дәвамында мәгърифәтчелек һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүче Җәмигъ мәчетне Димитровград каласы, Яңа Малыклы һәм Мәләкәс районнары мөселманнарын берләштереп торучы рухи, дини үзәк дип атады. СВОда катнашучыларга һәрьяклап булышлык күрсәтүләре өчен Ильяс хәзрәткә һәм мәхәллә халкына аерым рәхмәт әйтәсем килә, диде глава. Ә мин балалар арасында агарту, аңлату эшләре алып баруы, малайлар һәм кызларны милли, дини традицияләр, йолалар белән таныштыруы өчен Ильяс хәзрәткә һәм аның командасына рәхмәт юллыйм, дип белдерде Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова. Мәләкәс район хакимият башлыгы Михаил Сенюта, Мәләкәс районы башлыгы, Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономияләре рәисе Азат Мидаров белән Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина да Җәмигъ мәчете мәхәлләсе эшчәнлеген югары бәяләделәр. Россия мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Наилә ханым Җиһаншина Димитровград мәчетенең гүзәл затлар белән бик тә нәтиҗәле эшләвенә соклануын белдерде. Ул яңалыгы белән дә бүлеште: мөгаллимә Римма Афандеева мөселман хатын-кызлар союзының Димитровград шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Ә гасыр яшьтәше булган мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов һәрьяклап булышлык күрсәтүләре өчен өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренә, мөфтияткә, татар бизнесменнарына, армый-талмый гыйлем бирүче мөгаллимәләргә, мәчет юлын суытмаучы аксакалларга, мәхәллә халкына рәхмәтләрен ирештерде. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанучылар да, бәла-казага, кайгы-хәсрәткә таручылар да, күңел тынычлыгы эзләүчеләр дә безгә киләләр, аларның һәркайсына хак, туры юлны күрсәтәбез, һәрберсен дингә тартабыз, диде хәзрәт. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин үсеп килүче буынны дингә тартып алмаш әзерләү, мәктәпләрдә балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру һәм “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсларына йөртү, шулай ук мәрхүмнәрне крематорийда яндырып күмүдән саклап калу мәсьәләсен күтәрде. Мөфти шатлыклы хәбәре белән дә уртаклашты: Губернатор Алексей Русских ярдәме белән Димитровград шәһәрендә яңа мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Аннары Ульяновскиның “Ләйли Җамал” мәчете имам-хатыйбы Зариф хәзрәт Зудин һәм “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин бишектән алып ләхеткә кергәнче дини белем алу кирәклеге турында тәфсилләп сөйләделәр. Шулай ук “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге эшчәнлеге хакында видеопрезентация тәкъдим ителде. Дулкынландыргыч мизгел: СВО зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребез – разведрота хезмәткәрләре мәчет юбилее уңаеннан видеокотлау юллап, гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен мәхәллә мөселманнарына рәхмәт белдерделәр. Ә фронттан якыннары янына кыска вакытлы ялга кайткан Алмаз кардәшебез 15 нче мотоукчылар бригадасы исеменнән Ильяс хәзрәткә Рәхмәт хаты, медаль һәм Коръән китабы тапшырды. Тиздән Җиңү шатлыгы белән кайтырбыз, безне көтегез, диде Туган ил сагында торучы.
Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкчелек иткән иҗат төркеменең гыйбрәтле театральләштерелгән тамашасы мөселман кардәшләребезне яшәү мәгънәсе, фани дөньяның фәкать өч көнлек кенә булуы турында уйланырга мәҗбүр итте.
Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыганнан соң, тантанада катнашучыларны Равил һәм Наилә Сабитовларның “Времена года” хәләл кафесында зур мәҗлес көтә иде.
Исхак ХӘЛИМОВ.