"Сиңа язам, Герой!”

Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә мөһим вакыйга булды. Мәктәп музее җитәкчесе Галия Рәшит кызы Мавлютова “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Герой, сиңа язам!” дигән темага патриотик чара уздырды.

Чараның төп максаты – утырып хат язу гына түгел, ә алгы сызыкта – передовойда булып, Туган илебез чикләрен саклаучы сугышчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерү, алар турында кайгыртучанлык күрсәтү һәм бераз гына булса да кәефләрен күтәрү иде.

Акциядә 8 класс укучылары, педагогик хезмәт ветераннары һәм яшь педагоглар катнашты. Төрле буын вәкилләренең берләшеп хат язулары чарага тирән мәгънә өстәде һәм дәрәҗәсен күтәрде.

Галия Рәшит кызы балаларга өчпочмаклы солдат хатларының тарихы, сугышчыларның өйләреннән хат килүен һәрвакыт зарыгып көтүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аннары педагогик хезмәт ветераннары үзләренең истәлекләре һәм тормыш тәҗрибәләре белән бүлешеп, үсеп килүче буынга киңәшләрен, үгет нәсыйхәтләрен бирделәр. Яшь укытучылар, үз чиратында, мәктәп укучыларына уй-фикерләрен тәртипкә салырга һәм кирәкле сүзләрне эзләп табарга ярдәм итте.

8 класс укучылары хат язуга зур җаваплылык белән карадылар. Алар үзләренең хат юлларына җан, күңел җылысын да кушарга тырыштылар. Дошманга каршы сугышучы солдатларга нык исәнлек, тәвәккәллек, ихтыяр көче һәм тиз арада Җиңү шатлыгы белән өйләренә, якыннары янына кайтуларын теләделәр.

“Туган илебезне, Ватаныбызны саклаучылар шуны белеп торсыннар: без алар белән горурланабыз һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын зарыгып көтәбез. Безнең хатларыбыз сугыш кырындагы батыр, курку белмәс солдатларга җан, күңел җылысы өстәсен иде”,- диде егетләр һәм кызлар.

Чара җылы, патриотик рухта үтте. Акциядә катнашучылар тарафыннан язылган барлык хатлар да фронтка җибәрү өчен волонтерларга тапшырылачак. Кулдан язылган җылы сүзләр геройларыбыз өчен талисманга әверелер һәм аларны өйләрендә якын кешеләре көтүен искә төшереп торыр дип ышанабыз.

Геройларга дан! Без бергә!

Ф.А.ЯГУДИНА,

математика укытучысы.