Мөхәрәм Мусин истәлегенә

Дистә еллар “Дубенки” крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләгән аграр тармак ветераны, Майна районының Почетлы гражданины Мөхәрәм Шәйхетдин улы Мусинның йөрәге тибүдән туктады. Ул озакка сузылган авырудан соң 80 нче яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Мөхәрәм Мусин 1947 елның 2 январенда Майна районы Яңа Маклауш авылында дөньяга килә. 1959 елның июненнән 1991 елның сентябренә кадәр аның хезмәт юлы җирле “Дружба” колхозы белән тыгыз бәйләнгән була. Башта хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Ә инде Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, 1974 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч ремонт буенча механик булып урнаша. Аннары авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер һәм хуҗалыкның баш инженеры вазыйфаларын үти. Шушы вазыйфада катлаулы 1991 елны каршылап, 4 сентябрьдә элеккеге колхоз җирләрендә “Дубенки” крестьян-фермер хуҗалыгын булдыра һәм җиң сызганып эшкә керешә.

Мөхәрәм Шәйхетдин улы җитәкчелек иткән заманча авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Әлеге предприятие беренче көннән үк авыл хуҗалыгы җирләрен киңәйтү курсын алып, 2021 елда эшкәртелә торган җирләр мәйданын 7556 гектарга кадәр җиткерә. Туфракның уңдырышлылыгын арттыру максатында, “Дубенки” кырларга минераль ашламалар кертү күләмен ел саен күбәйтә бара. Крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрне нәтиҗәле файдалану хисабына ашлык һәм азык культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешә.

2010 елда М.Ш.Мусин сазлыклы җирләрне чистарта һәм киптерә башлый. Мелиорация эшләренә авыр махсус техниканы җәлеп итә, берүк вакытта авылның өч чишмәсе дә төзекләндерелә.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы машиналары паркы сизелерлек дәрәҗәдә яңартыла. Иске Маклауш авыл җирлегенә кергән торак пунктларның социаль-мәдәни сферасы үсешен дә күз уңында тота: Мөхәрәм Шәйхетдин улы Иске Маклауш урта мәктәбенә хәйрия ярдәме күрсәтә – тәрәзәләрен алмаштыралар, химия кабинеты өчен яңа җиһазлар сатып алына.

Яшь белгечләр өчен торак йортлар төзү, Иске Маклауш һәм Чуфарово амбулаторияләрен ремонтларга ярдәм итү, хезмәткәрләрнең матди хәлен яхшырту турында кайгыртучанлык күрсәтү – болар барысы да грамоталы, киң эрудицияле, аналитик дәрәҗәсендә уйлый һәм хуҗалык проблемаларын хәл итә белүче, социаль җаваплылык тоеп эш итүче җитәкченең “эш стиле”. Ул районга да бик нык булыша, район медицинасы үсешенә мөһим өлеш кертә.

Мөхәрәм Шәйхетдин улы соңгы елларда “Дубенки” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары булып эшләгәндә дә, гаделлек принципларына тугрылык саклый, коллектив өчен үзен җаваплы итеп саный һәм ветераннарга олы хөрмәт белән карый. 2015 елның 17 июнендә М.Ш.Мусинга Майна районының Мактаулы гражданины дигән почетлы һәм дәрәҗәле исем бирелә.

Ул коллегаларының, район һәм өлкә җитәкчеләренең хөрмәтен, абруен казанып яшәде. Районның социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүе, агропромышленность комплексы үсешендәге казанышлары өчен күп тапкырлар Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Данлыклы җитәкченең эше турында җирле һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары еш язалар, ә профильле ведомство – Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы М.Ш.Мусинның алдынгы тәҗрибәсен тарата һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә үрнәк итеп куя.

Мөхәрәм Шәйхетдин улы турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр.

И.ӘБДРӘШИТОВ.