Авылыбызның күркәм гадәте

Әхмәтле авылында гомер бакыеннан калган гореф-гадәтләр һәм йолалар сакланып килә. Мәчеткә йөрүчеләр, авыл аксакаллары һәм мәдәният хезмәткәрләре бу юнәлештә күп көч һәм тырышлык куялар.
Ел саен язгы кыр эшләре тәмамлангач, корбаннар чалып “Яңгыр ашы” уздырабыз. Әлеге игелекле һәм изгелекле эштә авыл халкы һәм читтә яшәүче якташларыбыз бик теләп катнаша – кемдер малы белән, кемдер кул көче белән булдыра алган кадәр үз өлешен кертә. Йола бәйрәме уза торган урын “Корбан елгасы” дип атала. Шунда мәчет картлары тәкбирләр әйтеп терлекне чалалар һәм Коръән сүрәләре укып, Аллаһы Тәгаләдән Туган илебезгә, туган җиребезгә, авылыбызга, халкыбызга тынычлык, иминлек, бәрәкәтле мул тормыш, исәнлек-саулык, түземлек һәм сабырлык насыйп итүен сорап дога кылалар. Бездә бу йоланың ырымы да бар әле. Әхмәтле авылы кырлары һәм чәчүлек җирләре дога укыганны көтә, шуннан соң гына күп итеп яңгырлар ява, дигән гыйбарә яши.
Йола бәйрәмен оештыруда актив катнашучыларны аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. Барча авыл халкын табын артына җыеп сыйлау өчен зур осталык, тырышлык, тәвәккәллек кирәк бит. Тынгысыз йөрәкле Юсеф хәзрәт Перемячкин, Рөстәм Имран улы Мустеев, Айсә Хамзә улы Бикмаев, Шәвкәт Шамил улы Аширов, Абдрауф Яхия улы Хузиахметов, Рәшит Яхия улы Туктаров һәм башка авылдашларыбыз һәр елны болында аш-су әзерләү өчен зур казаннар, утын, эчә торган су, барлык кешегә дә җитәрлек савыт-сабалар алып килүне үз өсләренә алалар. Аларның һәммәсенә дә әҗер-савапларга ирешеп, Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә сыенып яшәргә насыйп итсен. Шулай ук аш-су осталары булган уңган апаларыбызга да олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Алар учакта телеңне йотарлык тәмле корбан шулпасы һәм итле ботка пешерәләр, күмерле самавырда чәй кайнаталар, төрледән-төрле бәлешләр әзерлиләр. Менә алар алтын куллы хуҗабикәләребез – Равза Биләл кызы Богапова, Надирә Дамир кызы Мустеева, Рәсимә Равил кызы Шаркаева, Әлфия Ирфан кызы Шаркаева, Шәфика Шәвкәт кызы Салеева, Әлфия Сәбит кызы Шафеева, Саяна Рәшит кызы Бәкәрова һәм башкалар.
Догалы корбан шулпасын бергәләп авыз иткәннән соң, мәктәп яшендәге балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар һәм яңгыр сорап җырлыйлар. Тирә-яктагы татар авылларында әлеге йола бәйрәмен уздырулары турында бер дә ишетелгәне юк...
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаны (с.а.в.с.) хөрмәтләп, аңа рәхмәтләребезне белдереп, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, ел саен Мәүлид аенда мәчетебездә, мәдәният йортында һәм китапханәдә Коръән мәҗлесе уздырабыз. Анда өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да бик теләп катнаша.
Быел да китапханә мөдире Зәйтүнә Рәшит кызы Зубарева библиотекада Мәүлид бәйрәме оештырды. Китапханәнең уку залы матур итеп, бәйрәм рухында бизәлгән иде. Зәйтүнә Рәшит кызы кунакларны Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) гомер һәм тормыш юлына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып үтте. Аннары бергәләп салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, яраткан Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) хөрмәтләдек, олыладык. Шулай ук Коръәни-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр укып, барча иман әһелләренең, мәрхүм әти-әниләребез белән әби-бабайларыбызның, махсус хәрби операция кырларында батырларча һәлак булган ир-егетләребезнең рухларына багышлап дога кылдык һәм һәммәсенең дә Раббыбызның рәхмәтенә сыенып ятуларын сорадак. Аннары бәйрәм табыны артында чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйланып, ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл Зәйтүнә Зубаревага рәхмәт сүзләребезне ирештердек.
Аллаһы Тәгалә игелекле, изгелекле эшләрдә катнашучы барлык авылдашларыбызга да гыйбадәтле, бәрәкәтле озын гомерләр, исәнлек-саулык насыйп итсен. Раббыбыз киләчәктә дә шундый күркәм бәйрәмнәр уздырырга, милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калып, үсеп килүче буыннарга тапшырырга ярдәмен бирсен.
Мәрьям КӘРИМОВА,
Әхмәтле авылы.