Урта Исәнтимердән – СВО зонасына

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы халкы СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Халыктан җыелган чираттагы ярдәмне Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар китереп тапшырды.
“Безнең сугышчыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнәре өчен Урта Исәнтимер авылы халкына олы рәхмәтемне белдерәм. Сезнең кешелекле, ярдәмчел булуыгыз, илебез язмышына битарафлык күрсәтмәвегез безнең барыбызның да зур бер гаилә икәнлегебезне раслый. Районыбыз авылларында ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләр булганда, Җиңү бары тик безнеке генә булачак!
Гуманитар йөк алгы сызыкта – передовойда хезмәт итүчеләргә барып җиткән дә инде. Батыр сугышчыларыбыз шуны белеп торсыннар: өйләрендә аларны онытмыйлар, истә тоталар, яраталар һәм бик тә көтәләр”,- ди район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина.