Тарихи вакыйга

Ульяновскиның “Сембер сәүдәгәрлеге” музеенда тарихи вакыйга булды – Сембер каласының танылган сәүдәгәре, данлыклы фабрикант һәм Мактаулы гражданин Тимербулат Курамша улы Акчурин сурәтләнгән почта конвертын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тантанасы узды.

Әлеге чара белән “Сембер сәүдәгәрләре Акчуриннар. Заманалар һәм язмышлар” дип исемләнгән күргәзмә тәмамланды.

Сәүдәгәр Тимербулат Акчурин сурәтләнгән почта конвертын Ульяновскиның күренекле филателисты Д.А.Устинов, “В.И.Ленинның туган ягы” музей-тыюлыгы музейларының бүлек мөдире Н.В.Литвинова һәм “Мой бизнес” үзәге директоры, өлкә Губернаторының тышкы экономика мәсьәләләре буенча киңәшчесе Р.Ш.Гайнетдинов тәкъдим иттеләр.

Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының “Сембер” иҗтимагый оешмасы президенты Э.Р.Алиакберова хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта төбәгебездә почетлы һәм дәрәҗәле бүләк – Акчуриннар исемендәге медальне булдыру юнәлешендә зур эш алып барыла. Әлеге бүләк Сембер сәүдәгәрләренең данлыклы хәйриячелек традицияләрен дәвам итүче хәзерге заман сәүдәгәр-малтабарларга тапшырылачак.