Спорт берләштерә

Россия халыклары бердәмлеге елында Ульяновскиның “Симбирск” стадионында “Содружество” дип аталган спорт уеннарына старт бирелде.

“Симбирск” стадионында төбәгебез милли иҗтимагый берләшмәләренең “Содружество” дип исемләнгән 11 нче спорт уеннары узды. Әлеге спорт чарасы унберенче тапкыр инде күпмилләтле халкыбыз вәкилләрен берләштерде.

Уеннарда катнашучыларны шәһәр Думасы рәисе, Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе җитәкчесе Илья Ножечкин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Рифгат Ахмедуллов сәламләде.

“Уеннарның төп максаты – физик активлыкны үстерү, спорт аркылы мәдәни элемтәләрне ныгыту, бәйгедә катнашучыларны милли уеннар кагыйдәләре һәм мәдәни контексты белән таныштыру. Турнир программасында җан һәм тән өчен җитди сынаулар – гер спорты, мини-футбол, аркан тартышу һәм петанк-төгәллек ярышлары каралган иде”,- ди Илья Ножечкин.

“Быел хәзер инде традициягә кергән спорт уеннарында җиде милли оешма командасы катнашты. Шулар арасында безнең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасы 3 нче урынны алды”,- дип хәбәр итте мохтарият рәисе Рамис Сафин.