Бердәм булып тавыш бирделәр

Чардаклы районы мөселманнары сайлауларда активлык күрсәттеләр.

Чардаклы бистәсенең Үзәк Җәмигъ мәчете вәкилләре Ульяновск өлкәсе Губернаторын һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда актив катнашып, район үзәгенең 3103 нче сайлау участогында тавыш бирделәр.

“Мөселман кешесе Туган илебез, Ватаныбыз язмышына һич кенә дә битараф булып кала алмый. Туган җиреңне, газиз Ватанны ярату – иманнан, ди сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә. Без – дин әһелләре, хакимият органнары белән бергә эшлибез, дин кардәшләребезне борчыган мәсьәләләрне бергә хәл итәбез, халыкка рухи-әхлакый, патриотик тәрбияне бергәләп бирәбез. Алдагы көннәрдә дә хезмәттәшлек итәргә насыйп әйләсен”,- ди Чардаклы һәм Иске Майна районнары имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов.