Бердәмлектә – көч

Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылы халкы уртак максат хакына – сугышчыларыбызга ярдәм итү нияте белән берләште.
Иске Мостяк авылында бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең көчен күрсәтүче күркәм вакыйга булды.
Туган илебез язмышына битараф булмаган кешеләр, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе активистлары һәм тарафдарлары бергәләп махсус хәрби операция (СВО) зонасына гуманитар ярдәм җыеп озаттылар.
Россиянең матур, бәхетле киләчәге өчен сугышучы батыр ир-егетләрнең кәефен күтәрерлек күчтәнәчләр – төрле тәм-томнар, бал, чәй һәм печеньелар, татлы вә затлы чәкчәк, күңел җылысын биреп кулдан кискән токмач дистәләгән тартмада фронтка юл тотты.
“Авыл халкының күчтәнәчләре СВОда катнашучы якташларыбызның кәефен күтәрер, көч һәм дәрт өстәр, шулай ук туган якларын, якыннарын искә төшерер дип ышанабыз”,- ди “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары.
Иске Мостяк халкының инициативасы – ул Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү, теләктәшлек белдерү үрнәге. Азык-төлек наборлары туплауда катнашып, финанс яктан булышып, җылы сүзләрен җиткереп, аларның һәркайсы Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертә. Шуны онытмыйк, исебездә тотыйк: һәр солдат артында аның гаиләсе, дуслары, туганнары тора, алар аның өчен көн саен борчылалар, кайгыралар, исән-имин кайтуын зарыгып көтәләр.
Әгәр сез дә шундый инициативаларга кушылырга теләсәгез, җирле волонтерларга яки активистларга мөрәҗәгать итегез. Сезнең ярдәмегез, чын мәгънәсендә, хәлиткеч булырга мөмкин. Без бергәләп дөньяны яхшырак һәм иминрәк итә алабыз.
Уртак эшләр һәм алгы сызыкта – передовойда булучыларга ярдәм күрсәтү хакына, әйдәгез, бергә һәм бердәм булыйк!