Җомга көне әдәпләре

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез җомга көне әдәпләре турында булыр.

Җомга – олуг вә бөек көн. Аллаһы Раббыбыз Ислам динендә җомга намазының дәрәҗәсен күтәрде һәм мөселманнар өчен аны фарыз кылды. Коръәни-Кәримдәге “әл-Җүмүгә” (Җомга) сүрәсенең 9 нчы аятендә болай диелгән: “И, иман китерүчеләр! Җомга көнне намаз өчен (азан әйтелеп) чакырылгач, Аллаһны искә алырга ашыгыгыз һәм сәүдәне ташлагыз. Бу – (сәүдәнең вакытлы файдасыннан) сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә белсәгез иде (мәңгелек алыш-бирешне сайлар идегез)”. Әлеге аяте белән Аллаһы Раббыбыз җомга намазына чакырып азан әйтелгәннән соң теләсә нинди дөньяви эшләр белән шөгыльләнүне тыя, шулай ук мәчеткә җомга намазына барырга комачаулык итүче бөтен нәрсәне дә тыя. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дигән: “Җомга – барча көннәрнең әфәндесе. Аллаһы Тәгалә каршында җомга көне Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәреннән өстенрәк” (Әхмәд “Мүснәд”, 3/430; “Сүнән” Бине Мәҗә, 1084). Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) башка хәдисендә болай диелгән: “Хакыйкатьтә, җомга (барлык) көннәрнең әфәндесе һәм Аллаһы каршында иң олуг көн булып тора, корбан чалу һәм Ураза бәйрәме көннәренә караганда, әлеге көн Аллаһы каршында күпкә олуграк. Ул биш үзенчәлеккә ия: Аллаһы Тәгалә җомга көнне Адәмне (галәйһиссәлам) (җәннәттән) җиргә төшерде, шулай ук җомга көнне аны үлемгә дучар итте. Һәм бу көнне Аллаһы колының барлык теләкләре дә (әгәр тыелган, хәрәм нәрсәне сорамаса), һичшиксез, кабул була торган вакыт бар. Кыямәт көне дә нәкъ шул көнне, җомга көнне киләчәк. Якын килгән фәрештәме ул яки күкләрме, җирме, җилме, таулармы, диңгезләрме - җомга көненнән дә күбрәк куркырлык бернәрсә юк”. (Куркуның сәбәбе – бу көнне Кыямәт көне булачак һәм барлык адәм балалары да җир астыннан кубарылып чыгып, мәхшәр мәйданында Аллаһы каршында кылган эш-гамәлләре хакында хисап тотачак) (“Сүнән”, бине Мәҗә, 1084). Тагын бер хәдистә болай диелгән: “Ваемсыз булып өч җомга намазын калдырган кешенең калебенә - күңеленә Аллаһы мөһер басар” (әт-Тирмизи, 500; ән-Нәсәи, 1369). Бине Аббәс болай дип әйткән: “Кем өч җомга намазын рәттән калдырды, шул (динен) Исламны үзенең арткы ягына ташлады” (“Мүсәннәф”, Абдер-Рәззак, 5169; Әбү Ялә, 5/102). 

Җомга көнне госел коену – бик көчле мөстәхәб гамәл  (Исламда калдыруга караганда эшләү яхшырак булган гамәл). Кайбер галимнәр фикеренчә, бу – ваҗиб гамәл. Мәдинә халкы үзара талашканда, бер-берсенә: “Син җомга көнне юынмаучыдан да начаррак”,- дип әйткән.

Җомга көнне мөселман кешесе атна дәвамында кылган гөнаһлары өчен тәүбә итәргә һәм Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтергә тиеш. Әнәстән (р.а.) килеп җиткән хәдистә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә җомга көнне миңа йөз салават әйтүченең йөз ихтыяҗын үтәр. Бер фәрештәгә әйтелгән салаватларыгызны миңа җиткерергә кушылыр. Сезнең бүләкләрегез миңа килеп җитәр, һәм шулай ук әйтүченең исеме дә җиткерелер. Мин аны ак кәгазьдә саклармын, һәм Кыямәт көнендә аның өчен әҗер-савабын бирермен”.

Җомга көнне теләсә нинди гөнаһлардан – зур һәм кече гөнаһлардан сакланырга кирәк. Әҗер-саваплар күп тапкыр арттырылган кебек үк, бу көнне гөнаһларның да авырлыгы арта. Гөнаһ эшләүдән ничек булса да сакланырга тырышыйк. Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан колына мөбарәк көннәрдә күбрәк изгелекләр кылу мөмкинлеге бирә. Әгәр Ул үзенең берәр колына ачуланса, аны начарлыкларны күбрәк эшләргә мәҗбүр итә. Ә начар гамәлләр кылучыга җәза арта һәм ул Аллаһының рәхмәтенә, ризалыгына ирешү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Җомга көнне мәчеткә иртәрәк барырга кирәк, моның өчен зур савап языла. Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Җомга көнне намаз өчен чакырылгач, Аллаһны искә алырга ашыгыгыз” (әл-Җүмүгә, 9).

Мәчеткә намаз вакыты кергәнче игътикяфта булу нияте белән басынкылык һәм буйсыну халәтендә барырга киңәш ителә. Аллаһының чакыруына җавап итеп, намазны Раббыбызның ризалыгына һәм ярлыкавына ирешү ниятендә укырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Кем җомга көнне госел коена, аннары беренче булып мәчеткә юл тота, шул дөяне корбан итеп чалучы кадәр әҗер-савап алыр. Кем икенче сәгатьтә юл тота, шул сыерны корбан итеп чалучы кебек булыр. Кем өченче сәгатьтә юл тота, шул мөгезле тәкәне корбан итеп чалучы кебек булыр. Кем дүртенче сәгатьтә юл тота, шул тавыкны корбан итеп чалучы кебек булыр. Кем бишенче сәгатьтә юл тота, шул йомырканы корбан итеп чалучы кебек булыр. Имам (хотбә укырга) чыккач, зикер әйткәнне тыңларга фәрештәләр килеп җитәр” (“Сәхих”, әл-Бохари, Җомга, 4; “Сәхих”, имам Мөслим, Җомга, 10). Имам хотбә укый башлагач кына мәчеткә килүчеләр намазда катнашучы булып саналыр, әмма алар җомга көне бәрәкәтенә ирешә алмаслар. Ислам диненең беренче елларында кешеләрнең иртә таңнан кулларына фонарьлар тотып, урамнарны тутырып мәчеткә барулары турында сөйлиләр. Соңрак мондый күренешләр юкка чыга. Хәдистә болай дип әйтелә: “Кем җомга намазына иртә бара, шул кеше Кыямәт көнендә Аллаһыны якыннан күрер” (“Сүнән”, Бине Мәҗә, Саләт, 82).

Имам әл-Газали (р.а.) әйтүенчә, мәчеткә җомга намазына ак төстәге кием киеп бару мәслихәт. Аллаһы Раббыбыз ак төстәге киемнәрне аеруча ярата. Әмма ак киемне мактану һәм масаю өчен кияргә ярамый. Җомга көннәрендә чалма кию – изге эш. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Һичшиксез, Аллаһы һәм Аның фәрештәләре җомга көнне чалмадан булучыга салават әйтәләр” (әт-Тәбарани, “Мүснәд әш-Шәмиййин, 336). Башка хәдистә болай диелә: “Чалма киеп укыган җомга намазы чалма кимичә укыган җитмеш җомга намазына тиң” (Али әл-Мүттәки, “Канз әл-үммәл, 306; Бине Әсәкир, “Тарих”, 37/355; “Фәйзүл-Кадир”, 4/255; Бине Хаҗәр, “Лисан әл-Мизан”, 4/413). Әгәр көн бик эссе булса, чалманы намазга кадәр һәм намаздан соң салып куярга мөмкин. Әмма өйдән чыгып, җомга намазына барганда, намаз укыганда, имам менбәргә менгәндә һәм хотбә укыганда чалманы салырга киңәш ителми.

Җомга көнне “әд-Духан” (Төтен) сүрәсен укырга кирәк. Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылган хәдистә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай ди: “Кем җомгага каршы кичтә “әд-Духан” (Хә-Мим) сүрәсен укый, шуның гөнаһлары кичерелер” (әт-Тирмизи, Фадаил әл-Коръән, 8). Башка хәдистә болай диелә: “Әгәр кем дә булса кич белән “әд-Духан” сүрәсен укыса, җитмеш мең фәрештә аны кичерүне, гафу кылуны сорап, иртәнгә кадәр истигъфар кылырлар” (Әт-Тирмизи, Фадаил әл-Коръән, 8). Шулай ук мондый хәдис тә бар: “Кем җомга көнне яки җомга төнендә “әд-Духан” сүрәсен укый, шуңа Аллаһы җәннәттә йорт салыр” (Зүхәйли, “Тәфсирүл-Мүнир”, 13/174).

Дәҗҗал явызлыгыннан саклану өчен төшкә кадәр “Әл-Кәһф” сүрәсен укырга киңәш ителә.

Хотбә тыңлау өчен имамга якынрак утырырга кирәк. Мәчеттә берүк урынга утырырга киңәш ителми. Хәдистә болай диелгән: “Әгәр кеше җомга көнне госел коенып, булдыра алган кадәр чистарынып, чәчләренә яки тәненә өендә табылган ислемайларны сөрткәннән соң, (җомга намазына) юл тотса, (мәчеттә) янәшә утыручыларны төрткәләмәсә, Аллаһының ризалыгына ирешү өчен кирәкле булган кадәр намазын укыса, аннары имам сөйләгән сүзләрне игътибар белән тыңлап, дәшмичә утырса, аның әлеге һәм үткән җомга арасында кылган гөнаһлары, һичшиксез, кичерелер” (“Сәхих”, әл-Бохари, Җомга, 6). Шуңа күрә хотбә һәм намаз вакытында беренче сафларда булу теләге җомга намазының бер әдәбе булып санала. Монда безнең өчен бик күп бәрәкәт бар.

Аллаһы Тәгалә безгә җомга көненең һәм бәйрәм намазының барлык әдәпләрен дә үтәргә ярдәм итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.