Мактаулы гражданин

Шәһәр көне уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, шәһәр башлыгы Александр Болдакин һәм шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин Заволжье районы татар автономиясе рәисе, Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе, өлкә мөфтие урынбасары Рафаэль Назмутдиновка “Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелүе турында таныклык тапшырды.

Тынгысыз йөрәкле Рафаэль хаҗи Назмутдиновның татар телен һәм мәдәниятен, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калып үстерүгә, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга мөһим өлеш кертүе өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Ул өч дистә елдан артык инде милли һәм дини эшләрдә актив катнаша. Яңа шәһәр мәчетен сафка бастыруда башлап йөрүчеләрдән булды. Хәзер даны еракларга таралган Ислам мәдәни-агарту үзәген үсеш юлыннан алып бара. Әлеге үзәктә дини һәм дөньяви белем алу, тарихыбызны өйрәнү, милли йолаларыбызны үтәү, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Тиздән биредә татар мәктәбе белән балалар бакчасы да ачылачак.