Алтын мактау китабына кертелде

Ульяновск өлкәсендә ел саен үзләренең казанышлары белән төбәгебез үсешенә зур өлеш кертүче яшьләр билгеләп үтелә.
Быел 30 исем Яшьләрнең алтын мактау китабына һәм Яшьләрнең мактау тактасына кертелде. Алар арасында данлыклы спортчылар һәм тренерлар да бар. Губернатор Алексей Русских егетләр һәм кызларга сертификатлар тапшырды.
Единоборстволар спорт мәктәбе тренер-укытучысы, татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Артур Хакимов Ульяновск өлкәсе яшьләренең Алтын мактау китабына кертелүе турында таныклык алу бәхетенә иреште. Ә единоборстволар спорт мәктәбе директоры урынбасары Солтан Зайдулиның исеме Почет тактасында урын алды.