3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!

3 сентябрьдә без Беслан теракты һәм Россиядә булып узган барлык террорлык актлары корбаннарын искә алабыз. Бу дата безне хәзерге дөнья иминлегенә янаган куркынычларга каршы тору омтылышында берләштерә.

Без тыныч тормыш белән яшәүче кешеләрнең гомерен өзгән фаҗигаләрне һәм ныклык, геройлык, бурычка тугрылык күрсәтеп, Ватан сагына басучыларның батырлыгын истә тотабыз.

Традиция буенча бу көнне Ульяновск өлкәсендә террорга каршы торган һәм хәзер каршы торучыларның батырлыгын онытмаска, терактлар корбаннарын искә алырга, хәрби хезмәткәрләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, коткаручыларга һәм тынычлык, иминлек сагында торучыларга олы хөрмәт белдерергә өндәүче чаралар узачак.

Без хәзер бердәмлекне саклап калу, тирә-яктагыларның иминлеге өчен җаваплылыкны ныгыту кирәклеген аңлыйбыз. Бары тик җәмгыять һәм дәүләтнең уртак көче белән генә терроризм идеологиясенә каршы тора һәм яңа фаҗигаләрне булдырмый кала алабыз.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.