Ишеевка – Хезмәт даны бистәсе

Ульяновск районы Ишеевка бистәсенә “Хезмәт даны поселогы” исеме бирелде. Тантанада регион башлыгы Алексей Русских катнашты.

Әлеге мактаулы исем Губернатор карары белән бистә халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм аннан соңгы чордагы фидакарь хезмәте, производство күрсәткечләрен үтәүдә һәм арттырып үтәүдә даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешүе, производство куәтләрен үстерүгә һәм илнең оборонага сәләтен ныгытуга мөһим өлеш кертүе өчен бирелде.

“Ишеевка төбәкнең хезмәт тарихында мөһим роль уйный. 200 елдан артык элек биредә Сембер өязендәге беренче туку фабрикасы оеша. Ул бистәнең йөрәгенә әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында Ишеевка туку фабрикасы хезмәткәрләре Кызыл Армиянең һәр дүртенче сугышчысын шинель белән тәэмин итәләр. Мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелү – Ишеевка халкының фидакарь хезмәтенә хөрмәт күрсәтү һәм тану билгесе”,- диде Губернатор.

Алексей Русских Ульяновск районы хакимият башлыгы Валентин Наумовка “Хезмәт даны поселогы” байрагын тапшырды.