Һәрбер тавыш – ул төбәкнең киләчәген үзгәртергә сәләтле көч

Һәрбер тавыш – ул төбәкнең киләчәген үзгәртергә сәләтле көч

Без үзебезгә кием, маршрут, ял итү өчен курорт, балаларыбызга институт яки мәктәп, азык-төлек сайлыйбыз...

Без сайлыйбыз һәм моңа тулы хокукыбыз бар. Ә ни өчен әле без илебез, үзебез, балаларыбыз барачак юлны сайламаска тиеш? Монысы да безнең сайлавыбыз бит.

Алдагы ял көннәрендә Ульяновск өлкәсе IХ чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм төбәк Губернаторын сайлаячак. Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә узар. Сайлаучыга берничә бюллетеньны тутырып, партиянең федераль исемлеге өчен, бермандатлы округтагы кандидат өчен һәм өлкә башлыгы өчен тавыш бирергә туры киләчәк. Барлык мандатлар да биш елга бирелә.

Федераль һәм региональ кампанияләр бик сирәк бергә үткәрелә, быелгы сентябрьнең төп үзенчәлеге әнә шуннан гыйбарәт. Ульяновскилылар берүк вакытта төрле масштабтагы ике нәрсәгә – налоглар, пенсияләр, оборона һәм тышкы сәясәт мәсьәләләрен хәл итүче парламентның түбәнге палатасына һәм киләсе биш елда өлкә юллары, мәктәпләре, хастаханәләре һәм бюджет өчен җаваплы булучыга карата фикерен белдерәчәк.

Ульяновск өлкәсе – быел субъект башлыгы турыдан-туры сайланачак сигез төбәкнең берсе. Өлкә территориясе ике бермандатлы округка – 185 нче һәм 186 нчы округларга бүленгән; сайлаучы округ буенча бюллетеньда – конкрет кешене, ә федераль исемлекләр белән бюллетеньда партияне сайлый.

Бердәм тавыш бирү көне: кайчан һәм ни өчен кертелде

2013 елдан башлап Россиядә барлык дәрәҗәдәге сайлаулар (РФ Президентын сайлаулардан кала) бердәм сайлау көнендә – сентябрьнең икенче якшәмбесендә үткәрелә.

2020 елда “Ковид-19” пандемиясе аркасында бердәм тавыш бирү көне берничә көн дәвамында – 11-13 сентябрьдә уздырылды. Россиялеләрнең 78 проценты моның бик тә уңайлы булуы турында белдерде. Шушы елны сайлаучыларның 84 проценты тавыш бирүдә катнашты.

18, 19 һәм 20 сентябрьдә Ульяновск өлкәсе территориясендә 904 сайлау участогы ачылачак, төбәктә яшәүче 925 350 кеше тавыш бирү хокукына ия. Бер көн урынына өч көн – соңгы елларда без күнегеп беткән формат бу: чиратта басып торасы юк, кешеләр үзләренә уңайлы вакытта участокка килеп тавыш бирә.

Тәртипне кем күзәтеп тора

Җәмәгатьчелек күзәтүе – әлеге кампаниянең аерым сюжеты. Безнең төбәктә аңа җәй буе әзерлек барды. Җиденче сентябрьдә төбәкнең иҗтимагый штабы белем бирү кампаниясенә нәтиҗәләр ясады: күзәтүчеләрне әзерләү тәмамланган, 2,5 меңнән артык кеше курсларны узган, шуларның шактый өлеше – УлГУның юридик факультеты студентлары. Укуларны Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы белән сайлауларны күзәтү буенча региональ штаб оештырды. 4 сентябрьдә сайлау участоклары белән информация алмашуны – элемтәне, каналларны һәм мәгълүматны тапшыру тизлеген тикшереп карадылар.

Барлык 904 сайлау участогында да күзәтүчеләр утырачак. Моннан тыш, И.Н.Ульянов исемендәге педагогия университеты базасында Җәмәгатьчелек күзәтүе үзәге эшләр дип көтелә: камералардагы сурәтләр видеостенага чыгарылачак, шуңа күрә теләсә нинди сигналны җентекләп тикшерү, яңадан карау мөмкин булачак. Шулай ук кайнар линия эшли башлый. Россиянең юристлар ассоциациясе белгечләре сайлауларда катнашучыларга консультация бирергә әзер.

Җәмәгатьчелек күзәтүчесенең партия мандаты юк, ул беркемгә дә буйсынмый. Аның мәнфәгатьләре паспортын тотып участокка килүченең мәнфәгатьләре белән тулысынча туры килә: барысы да закон буенча булсын һәм тавышы бернинди үзгәрешләрсез протоколга барып җитсен. Штаб шулай ук муниципалитетлар иҗтимагый палаталары, иҗтимагый берләшмәләр, милли оешмалар һәм сәяси партияләр бүлекчәләре белән килешүләр төзи – күзәтү шартлары барлык сәяси көчләр өчен дә бертөрле булырга тиеш.

Ни өчен барырга

Әлеге инфраструктура – участоклар, комиссияләр, күзәтүчеләр, видеостена һәм кайнар линия кешеләр сайлау участокларына килеп ирекле рәвештә үз фикерен белдерә алсын өчен эшләнелә.

Ә сайлауларга, һичшиксез, барырга кирәк! Дәүләтебез шул рәвешле корылган ки, ул берничә елга бер тапкыр үзе гражданнарына турыдан-туры сорау белән мөрәҗәгать итә һәм аларның җавабын исәпкә алып эш итәргә ышандыра. Менә шушы сорау хакына бюллетеньнар бастыралар, камералар кабызалар, меңләгән күзәтүчене укыталар һәм мәктәп спорт заллары өч көнгә алдагы биш елда кемнәр законнар язачагын һәм өлкә белән кем идарә итәчәген хәл итү урынына әверелә. Сорауга җавап бирүдән, ягъни сайлау участогына барып кайтудан баш тартырга мөмкин, әлбәттә. Әмма соңыннан, минем өчен башкалар тавыш бирде, дип ник зарланып йөрергә?! Югыйсә, бүген өлкә белән илебез алдында җитди сораулар һәм куркынычлар тора.

Бүген илебез уза торган тарихи чор барлык гражданнарның да власть органнарын формалаштыруда, илнең, төбәкнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә, катлаулы шартларда аңа үсеш импульсы, этәргеч бирергә сәләтле идарә итү системасы лидерларын сайлауларда актив катнашуын таләп итә. Хәзерге вакытта безнең тормышка битараф булып калырга хакыбыз юк. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларга бу аеруча да кагыла. Чөнки сайлауларда без кемгә ышануыбызны, кем белән иңгә-иң куеп эшләргә әзер булуыбызны күрсәтәбез. Безнең төбәк, дус булмаган дәүләтләрнең кырыс санкцион сәясәтенә карамастан, актив рәвештә үсеш юлыннан бара, киләчәген ачык күрә, шуңа күрә Губернатор белән аның командасына ышаныч белдерү аеруча да кирәк!

– Иң мөһиме – төбәктәге хәлгә битараф булмау. Партияләр арасында да, кандидатлар арасында да конкуренция бар, димәк, сайлап алу мөмкинлеге җитәрлек. Кешеләрнең реаль эшләренә һәм бүген инде тормышка ашырылган программаларына карарга кирәк. Сайлауларга мин гаиләм белән барырга җыенам – бер генә тапкыр да читтә калганыбыз юк әле. Волонтерлар хәрәкәте дә актив катнашыр дип уйлыйм,- ди “Счастливый регион” иреклеләрне һәм хәйриячелекне үстерү буенча ресурс үзәге директоры Мария Бохонок.

Власть органнарын сайлаулар гражданинга дәүләт һәм үз тормышы белән идарә итү мөмкинлеге бирә, дип саный Ульяновск өлкәсеннән Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Луконин.

– Сайлауларга барырга һәм тавыш бирергә кирәк. Башка төрле мөмкинме соң? Ульяновск өлкәсендә яшәүче һәрбер кеше шулай фикер йөртергә, эш итәргә тиеш. Бүген илебездә гади булмаган ситуация барлыкка килде, бөтен Көнбатыш диярлек безгә каршы сугыша, шундый шартларда дәүләткә теләктәшлек белдерү аеруча кирәк. Дәүләт Думасында күп карарларны тиз арада һәм җаваплылык хисе тоеп кабул итәргә туры киләчәк. Түбәнге палата составына кем керер, ул дәүләт мәсьәләләрен хәл итә алырмы, әллә фәкать үзе турында гына кайгыртырмы? Менә шул хакта тирәнтен уйлап карасак иде. Шуңа күрә бүгенге сайлаулар – гади генә вакыйга түгел. Бу көннәрдә без барыбыз да төпле, җаваплы карарга килеп, бик тә гади булмаган ситуациядә төбәгебез һәм илебез үсешен гарантияләргә, регион халкын ишетергә, безнең белән бергә уртак киләчәгебезне төзергә сәләтле кешеләрне сайларга бурычлы,- ди Александр Луконин.

Дүшәмбегә каршы төндә, 21 сентябрьдә, сайлауларга нәтиҗә ясап, йомгаклау протоколларын имзалаганнан соң, атна уртасында безнең төбәктән Думага кемнәр сайланганы һәм 2031 елга кадәр өлкәбез белән кем җитәкчелек итәчәге билгеле булыр.

Андрей ТВОРОГОВ.