Мәчет тарихында гасырлар балкышы

Шәһәребезнең “Шейх-палас” хәләл банкетлар залында Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете сафка бастырылуга - 104 ел, әлеге Аллаһы йортының яңадан ачылуына 10 ел булуына багышланган тантаналы мәҗлес узды. Анда хакимият органнары, өлкә мөфтияте һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, эшмәкәрләр һәм мәхәллә мөселманнары катнашты.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм кодрәте киң: Совет Социалистик Республикалар Союзы, ягъни СССР төзелгән 1922 елда революция юлбашчысы Владимир Ленин туган Сембер шәһәренең татарлар күмәкләшеп яшәгән өлешендә Җәмигъ мәчете сафка бастырыла. Әмма атеизм идеологиясе кертелеп, утызынчы еллар башында барлык чиркәүләр һәм мәчетләр дә диярлек, шул исәптән Дзержинский урамындагы мөселман гыйбадәтханәсе дә ябыла, поплар һәм имамнар сәяси репрессия корбаннарына әверелеп нахакка атып үтерелә. Совет власте татарларның хәләл малына салынган мәчет бинасын төрле максатларда файдалана. Озак еллар клуб, склад һәм база булып тора. Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында кыйбла тарафыннан җылы җилләр исә башлап, динне тотарга ирек бирелгәч, дин кардәшләребез мәчетне мөселманнарга кайтару мәсьәләсен күтәрә. Ике дистә елдан артык сорап йөргәннән соң, 2 нче Җәмигъ мәчете бинасын өлкә мөфтияте карамагына тапшыралар. Тынгысыз йөрәкле Шәүкәт Гаяз улы Гиматдинов, татар эшмәкәрләре ярдәменә таянып, гыйбадәтханәне төзекләндерү эшләренә җиң сызганып алына. 2016 елда мәчетне рәсми рәвештә яңадан ачканнан соң, ул өч ел дәвамында биредә имам-хатыйб булып хезмәт итте. Кызганычка, 2019 елда рәхимсез үлем Шәүкәт хәзрәтне безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте. Шушы вакыттан бирле Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын Рәсүл хәзрәт Фаткуллов башкара. Ул власть органнары, мөфтият, татар байлары һәм мәхәллә халкы белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләп, мөселман дини оешмасын гел үсеш юлыннан алып бара. Берничә ел элек мәчет канаты астында балалар бакчасы белән башлангыч мәктәпне берләштергән “Сальсабиль” балалар үсеш үзәге ачылды. Әлеге үзәктә дөньяви һәм дини белем алу, татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Балалар ел саен бик күп килә, аларны конкурс нигезендә сайлап алабыз, шуңа күрә егетләр белән киңәшләштек тә, мәктәпнең икенче корпусын төзергә ниятләдек, ди Рәсүл хәзрәт. Күптән түгел генә мәчет янәшәсендә шулай ук “Шейх палас” хәләл банкетлар залы пәйда булды. Монда Коръән ашлары, дини мәҗлесләр, хәләл юбилейлар, төрле очрашулар уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ә шушы көннәрдә генә мәчет йортында замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен мәетханә ачылды. Мәрхүм булган мөселман кардәшләребезне шәригать кануннары буенча соңгы юлга озатабыз, ди мәчетнең имамы Ирфан хәзрәт.

Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Россиянең төрле төбәкләреннән килгән шәрәфле кунаклар өчен мәчет территориясе буенча мавыктыргыч экскурсия үткәргәннән соң, Коръәни-Кәримнән сүрәләр укылды. Аны Шәүкәт хәзрәтнең улы – Мәскәү шәһәренең Поклонная тавындагы Мемориал мәчете имам-хатыйбы Асхат хәзрәт Гиматдинов яңгыратты. Ул газиз әтисе турында күңел хатирәләре белән дә бүлеште. Әлһәмдүлилләһи шөкер, әтиемнең изге эшләре дәвам итә – мәчетнең биек манарасыннан биш вакыт намазга чакырып азан әйтелә, яшьләр күпләп йөри, мәдрәсә эшләп килә, диде Асхат хәзрәт. Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский регион башлыгы Алексей Русскихның сәламен һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе территориясендә 142 мәчет исәпләнә, 2 нче Җәмигъ мәчете алар арасында традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерү, сафлык, чисталык үрнәге буларак, балаларга рухи, дини тәрбия бирүе белән аерылып тора, дип белдерде хакимият вәкиле. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин да 2 нче Җәмигъ мәчете имамы Рәсүл хәзрәт Фаткулловның күпкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән тигез урында матур шәһәрчек – дини-мәгърифәтчелек үзәге калкып чыкты, диде мөфти хәзрәтләре. Илдар хаҗи гомерен динебезгә тугрылыклы хезмәт итүгә багышлаган Шәүкәт хәзрәтнең дә, вакытын һәм саулыгын кызганмыйча, мәчетне торгызу эшләре белән армый-талмый йөрүен билгеләп үтте. Өлкә мөфтие мәхәллә тормышында актив катнашучыларга диния нәзарәте бүләкләрен – “Әл-Ихлас” медален тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милләт җанлы Рәсүл хәзрәтнең мохтарият эшчәнлегенә дә зур өлеш кертүен ассызыклады. Шәүкәт хәзрәт һәм Сания апа Гиматдиновлар, аларның уллары Асхат хәзрәт – шәһәребез татарларының горурлыгы, бу гаилә күпләргә үрнәк булырлык, диде ул. Рамис Сафин шәһәр мәчетләре имамнарын – Рөстәм хәзрәт Сафинны, Айдар хәзрәт Гариповны һәм Ирфан хәзрәт Наматуллинны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре белән сөендерде. Ә Рәсүл хәзрәт мәхәллә мөселманнарын һәм мәчеткә булышучы бизнесменнарны бүләкләде. Шушы егетләребез ярдәмендә мәктәбебезнең икенче корпусын да торгызырбыз, иншаллаһ, бу – балаларыбызның киләчәгенә инвестицияләр кертү, диде хәзрәт. Мәркәзебез Казаннан кадәр ерак юлны якын итеп килгән мөхтәрәм дин әһеле – “Ал таң” мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның тирән эчтәлекле вәгазе һәркемне уйландыргандыр, мөгаен. Халык утка, суга түләргә акча юк дип зарланып утыручы имам янына йөрергә теләми, аларга Рәсүл хәзрәт кебек булдыклы, тырыш, белемле, замана белән бергә атларга сәләтле имамнар ошый, дип Йосыф хәзрәт Ульяновск мәчете уңышлы эшләвенең серен ачты. Ул Сембер мишәрләренең әби-бабаларыннан мирас булып күчкән йоланы – дини мәҗлесләрдә табынга беренче итеп чәй белән тәм-томнар, аннары гына кайнар аш чыгаруга соклануын да яшермәде. Казанның “Кеше приюты” хәйрия проекты җитәкчесе Азат Гайнутдинов тынгысыз йөрәкле Рәсүл хәзрәт Фаткулловның дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе буларак мохтаҗларны кайнар ризык белән тукландыру нокталары челтәрен киңәйтүгә бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Ә кыска гына вакыт эчендә дини-агарту үзәк дәрәҗәсенә күтәрелгән 2 нче Җәмигъ мәчете тәҗрибәсен, аның cоциаль һәм белем бирү проектларын башка регионнарга да җиткерергә кирәк, килеп күрсеннәр, өйрәнсеннәр, үзләрендә дә булдырсыннар, диде Азат хәзрәт. Ульяновск өлкәсе Губернаторының тышкы экономика мәсьәләләре буенча киңәшчесе, “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов хәзерге заман татар байларының, Сембер сәүдәгәрләре һәм меценатлары традицияләрен дәвам итеп, мәчетләр һәм мәдрәсәләргә һәрьяклап ярдәм итүләрен билгеләп үтте. Милләт җанлы, иманлы малтабарларыбызның хәләл малына дистәләгән мәчет торгызылды, кайтарып бирелгәннәре яңартылды, 104 еллыгын билгеләп үтүче 2 нче Җәмигъ мәчете дә алар ярдәмендә яңадан ишекләрен ачты һәм гөрләтеп эшләп килә, диде Руслан Шәвкәт улы. Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов, “Сәдака” хәйрия фонды директоры Руслан Хаймурзин һәм Ульяновскиның “Кеше приюты” авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге генераль директоры Айрат Сафин, мәхәллә мөселманнарын бәйрәм белән тәбрикләп, мәчеткә истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Котлау сүзләреннән соң кунакларны корбан мәҗлесе көтә иде. Аннары тантанада катнашучылар күмәкләшеп фоторәсемгә төштеләр. Әлеге фотосурәттән чал тарихлы мәчетебезнең яңа сәхифәләре языла башлый, аның ишекләре беркайчан да ябылмасын, моңлы азан тавышы яңгыраудан бервакытта да туктамасын иде, диде Рәсүл хәзрәт. Газиз әтием Шәүкәт хәзрәтнең рухы шат булсын, мәхәлләнең киңәя баруын күреп ул бик тә сөенер иде, дип өстәде Асхат хәзрәт.

Исхак ХӘЛИМОВ.