Һәр йортка – чиста су

Николаевка районы Зур Чирекле авылында яңа суүткәргеч төзү эшләре дәвам итә.

Район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова Зур Чирекле авылында булып, яңа суүткәргеч салу эшләренең барышын тикшерде. Әлеге проект җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы (ППМИ) кысаларында тормышка ашырыла.

Район җитәкчесе Никулино авыл җирлеге башлыгы Умәр Айбулатов һәм администрация башлыгы Наил Аббясов белән бергә төзелешнең этапларын тикшерде: эш күләменең күпме өлеше инде башкарылган һәм нәрсәләр эшлисе бар әле.

Зур Чирекле халкының актив тормыш позициясенә ия булуы аеруча шатландыра. Алар эшнең тәмамлануын көтеп ятмыйча, суүткәргеч челтәре авылның мөмкин кадәр күбрәк урамнарын үз эченә алсын өчен үзләре дә тырышлык куярга әзер. Авыл халкы проектны киңәйтүне үтенеп сорый.

Ольга Аблязова чиреклеләрнең инициативасын хуплый: “Халыкның ихластан омтылышы һәм кызыксыну күрсәтүе сизелә, ә бу иң мөһиме. Бары тик бергә һәм бердәм булганда гына без көн тәртибендәге барлык проблемаларны да хәл итә алабыз”.

Район җитәкчесе администрациянең профильле ЖКХ бүлегенә бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм һәрьяклап булышлык күрсәтергә кушты.

Власть белән халыкның бердәм команда булып тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә эшләве сөендерә.