Ничек яшисең, Зирекле Куак?

Яңа Малыклы районы Высокий Колок авыл җирлегенә кергән Зирекле Куак авылы мәдәният йортында күчмә администрация утырышы узды.

Күчмә администрация утырышында район һәм авыл хакимияте вәкилләре, профильле белгечләр һәм Яңа Малыклы район хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хуҗаларын ачыклау буенча чараларны тормышка ашыруга, Зирекле Куак авылы фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлегенә бә йле проблемалар, шулай ук янгыннардан һәм террорлык куркынычыннан саклану мәсьәләләре куелган иде. Уртага салып сөйләшү нәтиҗәсендә уртак эш-гамәлләр планы билгеләнде.