Кәшә халкын ниләр борчый?

Чынлы район хакимиятенең чираттагы күчмә утырышы Кәшә авылында үтте.
Район администрациясе белгечләре җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрделәр, якын киләчәккә планнары белән бүлештеләр, шулай ук үз эшеңне ачып җибәрү яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен социаль контракт мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Телефон һәм интернет мошенниклары, ягъни кырыкалдарлар турында да халыкның исенә төшерделәр. Ә Кәшәдә яшәүчеләр су белән тәэмин итү һәм авылны төзекләндерү проблемасын кабыргасы белән куйды. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләләрне контрольгә алдылар.
Соңгы елларда авыллар федераль һәм региональ программаларда һәм проектларда катнашу нәтиҗәсендә уңай якка үзгәрә. Бу – чынлап торып эшләүче реаль инструмент. Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы шуның ачык үрнәге: 2023 елда Кәшә авылында Дан аллеясы ачылган, 2025 елда Кундюковкада зират территориясе төзекләндерелгән. Бары тик уртак тырышлык һәм көч белән генә без торак пунктларыбызны яшәү өчен уңайлы һәм җайлы итә алабыз, ди хакимият башлыгы Наил Тамаев.