Ишеевкада “Кеше приюты” ачылды

Ишеевка бистәсенең Мир урамындагы 7 нче йорт адресы буенча “Кеше приюты” мохтаҗларга һәм авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү пункты ачылды.
Әлеге проектның Ульяновск өлкәсендәге җитәкчесе Айрат Сафин, гамәлгә куючылар һәм хәйриячеләр инициативасы буенча шәһәребезнең төрле почмакларында – Марат урамы 45 нче йорт, Шолмов урамы 20 нче йорт һәм Генерал Тюленев проспекты 18 нче йорт адресы буенча мохтаҗларга кайнар ризык тарату нокталары эшләп килә. Алар мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтылучы төрле дин һәм милләт вәкилләрен берләштерә. Россия Халыклары бердәмлеге елында Ульяновскида “Кеше приют”ы пунктлары санының арта баруы символик мәгънәгә ия. Авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләрнең һәр пунктта кайнар ризык, кием-салым алу, психологлар, социаль хезмәткәрләр, финанс грамоталылык белгечләре, дин әһелләре белән күрешеп сөйләшү мөмкинлеге бар.
Ульяновск өлкәсендә дүртенче пунктны ачып җибәрү максатында зур эш башкарылган: бинаның фасадына косметик ремонт ясалган, түшәме яңартылган, стеналары буялган, линолеум җәелгән, лампалар, ишекләр, ризык тарату өчен тәрәзә куелган, шулай ук кирәкле мебель һәм җиһазлар урнаштырылган.
Хәзер “Кеше приюты” кешеләрне адаптацияләү, ягъни тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче дәүләт власте органнары, бизнес һәм волонтерлар өчен үзара хезмәттәшлек итүнең универсаль мәйданчыгы булып хезмәт итә.
Кайнар ризык тарату нокталары иртәнге 11дән 14 сәгатькә кадәр эшли, дүшәмбе – ял көне. Белешмәләр өчен телефон: 33-50-55.